Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

ИҢ КИРӘКЛЕ ФӘН

«Укымасагыз, кая барырсыз? Укымаган кеше бу тормышта беркем түгел», – дип өйрәтәләр иде безне мәктәптә. Укымаска дип өндәвем түгел, әмма белеме булмаган кеше уңышка ирешә алмый дигәннәренең кайчагында бигүк хак фараз булмаганын тормыш үз дәлилләре белән раслап тора.

Нигә шулай булгандыр инде ул, классташ малайлар, хәер, кайбер кызлар да, укыганда әллә ни тырышлык куймыйлар иде бездә. Дәрес әзерләү ише мәшәкать белән баш катырып утырды микән алар югарырак сыйныфларда? Юктыр, күчертүче  барында соң... Сыйныф җитәкчебезнең ялкау «икеле капчыкларын» такта янына тезеп ачуланганнары әле дә күз алдымда. «Сез, үскәч, кем булырмын дип уйлыйсыз? Укымаган кешене фермага да эшкә алмыйлар хәзер. Урам себерергә дә яраксыз кешеләр буласыз бит». Аналарча кайгырту белән, бу егет-кызларның киләчәк тормышы өчен йөрәге янып әйткән инде ул бу сүзләрне.
Тугызынчыда укыганда, язмыш мине классташларымнан аерды. Вакыт-вакыт  искә төшеп, аларның язмышлары ничек булганын беләсем килгән чаклар күп булды. Ничек тәмамлады икән алар мәктәпне, кайсы кая урнашты икән? Кемнәр булып эшлиләр икән? Егерме еллап мин боларның берсен дә белми яшәдем. Интернеттагы социаль челтәрләрдән эзләштерүем дә файда бирмәде. Хәзер инде интернет заманы югыйсә, ник берсен дә очрата алмадым аларның – үзем дә аптырыйм.
Узган ел классташларым мине үзләре эзләп тапты. Очрашуга чакыралар. Бик теләп ризалаштым. Очрашу урынын Ашыт буенда билгеләгәннәр.  Түземсезләнеп, классташларым белән күрешер мизгелләрне көтәм. Күбесенең инде йөзе генә түгел, исем-аты да онытылган. Исемен хәтерләсәм, фамилиясе искә төшми, фамилиясе хәтердә булганнарның исемнәре юк. Танырмынмы икән аларны? Егерме ел гомер мине дә шактый үзгәртте. Чәчләренә көмеш бертекләр иңгән ике бала анасы ханымда элеккеге арык гәүдәле, толым очларына күбәләкләп бәйләнгән бантик таккан классташ кызларын абайлармы икән алар да?
Без җыелышырга сөйләшкән тыкрыкка олы юлдан яхшы гына бер машина борыла. Рульдәге ир-атны танырга теләп, никадәр генә тырышсам да, хәтер «ләм-мим». «Танымыйсың инде әллә, классташ?!» Кешенең йөзе үзгәрсә дә, тавыш төсмере үзгәрми диләр. Йөзеннән түгел, тавышыннан бергә укыган «икеле капчыгының» берсен танып алам. Калганнар да озак көттерми, тар тыкрык берсеннән-берсе шәбрәк машиналар белән тула.
Ашыт җәйләвендә табын корып утырышкач, журналистлык кызыксынуым белән, классташларымны күзәтәм. Болар мин белгән теге «икеле капчыклары»мы соң? «Урам себерергә дә ярамассыз», – дип ачулана иде бит укытучы апабыз. Классташларымның берсе дә тормышта төшеп калган кешеләргә охшамаган. Һәрхәлдә, урам себереп көн күрүчеләр генә түгелдер. Шәп машиналары, яхшы киемнәре фани дөньяның ямен дә, тәмен дә белеп яшәүчеләр икәнлегенә ишарәли. Бер малаебыз һич кенә дә тапкырлау таблицасын ятлый алмый иде. Ике-икең ничә була дигән сорауга да тотлыкмыйча гына җавап биргәнен хәтерләмим. Каршымдагы шат күңелле, энәдән-җептән киенгән ир уртасы егетнең кайчандыр әнә шул икегә-икене тапкырлый алмаган малай булуына ышануы ай-һай кыен. Хәер, беләсезме, бүгенге акылым белән аңлыйм, алар белемсез дә, надан да булмаган. Малайларның күбесе урта сыйныфларда укыганда артык тырышлык куймый бит ул. Үзем дә малай үстергән кеше буларак әйтәм. Укытучылар да сүземнең дөреслеген раслар. Ялкаулык та, үҗәтлек тә, кирелек тә була инде аларда. Дәрескә әзерлексез килгәч, билгеле, «икеле» куймый нишләсен укытучы? Ә менә югары сыйныфларда укыганда кичәге «икеле капчыклары» танымаслык булып үзгәрә. Элек эленке-салынкы йөргән егетләр үзләренә нинди белем кирәген тиз тоемлап, үткәннәрне хәзер куып җитәргә сәләтле була икән. Мөгаен, безнең классташлар да шушы төркемгә кергәндер.
Әнә бит, ак эшәпәдән утырганы – фермер, гектарлаган җиргә иген чәчә, меңәрләгән баш савым сыеры тота. «Аллага шөкер, тормышым кешенеке кебек: ике балам, ике катлы йортым бар, елга ике тапкыр чит илгә барабыз», – сүзе дә акыллы, эшләгән эше дә... Надан кеше моны булдыра аламы?
Классташларым өчен чын күңелемнән шатландым. Араларында шәһәргә китүче бер-икесе булса да, күбесе туган авылларында яшәп калган, матур йортлар җиткергән. Үзләренә насыйп ярлары да очраган...
Мәктәптә «бишле»гә укымасалар да, башкасын –  тормыш фәнен «бишле»гә үзләштергән алар, ә тормыш фәнен яхшы белгән кеше беркайда да югалып калмый шул инде.

​Лилия Гәрәева

http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=7400

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев