Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Фронт кичкән мәхәббәт гомерлек

22 июнь - сугыш башланган көн. Сезгә Наталья һәм Виктор Борисовлар бер-берсенә булган җылы хисләрен сугыш дәвамында саклап кала алганнары турында материал тәкъдим итәбез.

Бөек Ватан сугышы җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Кемнеңдер бабасы, кемнеңдер әтисе, улы, тормыш иптәше фронтта катнашкан. Без буыннан-буынга аларның батырлыклары турында бәян итәбез, аларны искә алабыз. Бу юлы газета битләрендә Бөек Ватан сугышы геройлары турында Ольга Новикова сөйли. Аның әти-әнисе Наталья һәм Виктор Борисовлар – сугыш кичкән кешеләр.

 

Сугыш турында сөйләү җиңел түгел

  • Безнең гаиләдә Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр фотосурәтләрдә һәм әти-әнием миңа сөйләгән тарихларда саклана, – дип башлады сүзен Ольга Викторовна. – Дөрес, кечкенә чагымда, әтием дә, әнием дә сугыш турында бернәрсә дә әйтмәделәр. Һәм гомумән, аның турында беркем дә сөйләргә яратмады – мәктәптә дә (гәрчә яшьтәшләремнең күбесенең әти-әнисе сугышта катнашса да), гаиләдә дә, дуслар белән утырганда да искә алмаска тырыштылар. Әлеге канкойгыч еллар турында беренче тапкыр мин 25 яшьне узгач кына белә башладым. Шунысы истә: әле мәктәптә укыганда, әниемнән фронт пилоткасы кайда булуы белән кызыксындым. Ул миңа дөресен әйтте: сугыш елларын хәтерләтеп тормасын өчен, ул аны яндырган булып чыкты.

Шунысы билгеле: Ольга Викторовнаның әтисе Виктор Борисов 1939 елдан 1958 елга кадәр хезмәт иткән. Аны хәрби хезмәткә сугыш башланганчы ук алганнар. Тыныч заманда ул Одесса хәрби округының төрле шәһәрләрендә хезмәт иткән. Сугыш башланганда исә, Румыния белән чиктә – Бессарабиядә – булган. Совет гаскәрләре, Молдавия, Украинаны үтеп, Донбасста тукталган, 1942 елның җәенә кадәр каты сугышлар барган. Җәй көне фашистлар Сталинград һәм Кавказга һөҗүм башлагач, кабат чигенергә мәҗбүр булганнар. Дошманны Грозный, Назрань, Владикавказ шәһәрләренә якынлашканда гына туктата алганнар. Кавказ оборонасы башланган, соңрак илнең әлеге районнарыннан дошманны тулысынча куып җибәрүгә ирешкәннәр. Хәзер инде Сталинград янында хәлиткеч бәрелешләр башланган һәм Виктор Антонович хезмәт иткән частьлар Туапсе һәм Новороссийск районында сугыша торган гаскәрләргә ярдәмгә килгән. Озакка сузылган каты бәрелешләрдән соң, әлеге частьлар кабат “кече җирләр”енә кайтканнар, аны дошман “Новороссийския заноза” дип атаячак һәм анда урнашкан гаскәрләрне уңышсыз рәвештә юк итәргә омтылачак. Әлеге утлы җирдә 30 мең совет сугышчысы ятып калган. Бу яктан Виктор Антоновичка бәхет елмайган, дип әйтергә була, ул исән кала, шулай да үлем белән әллә ничә тапкыр күзгә-күз очрашырга туры килә. Ул үзе бу хакта искә алырга яратмаган һәм, нигездә, андый авыр сөйләшүләрдән качарга тырышкан.

  • Сугыш турында пушкалар һәм автоматлар түгел, ә сугышта булган солдатларның уникаль тарихлары сөйли, – ди Ольга Викторовна. – Хәтта сугыш турында фильмнар караганда да, мин ул атышуларны истә калдырмыйм. Бөтенләй башка нәрсәләр хәтердә кала. Хәтта сугыш кичкән әтием дә үзе күргән, катнашкан андый куркыныч хәлләрне сөйләми иде. Ул беренче карашка гади тоелган көндәлек хәлләрне искә ала иде. Мәсәлән, аларга бер кәҗә очраган, һәм дошман килүен сизеп алып, куаклар арасына качкан. Совет солдатлары да шулай ук эшләгән – дошманнар лагерьга һөҗүм иткән, һәм безнекеләр көтмәгәндә килеп чыга алганнар. Ул көлкеле хәлләрне дә искә ала иде. Бервакыт алар ташбака тотканнар да, аңа консерва банкалары бәйләп җибәргәннәр. Берникадәр вакыт үткәч, лагерьдан ерак түгел җирдә автоматтан аткан тавышлар ишетелә башлаган. Ташбака калай кисәкләре белән фашистларны куркыткан, ахры.

Житомир шәһәрен азат иткәч, Виктор Антонович булган гаскәрләр, Украина территориясеннән фашистларны куып, көнбатышка таба киткәннәр. Ул, сугыштан соң туган якларына кайтып, педагогия институтына укырга керергә планлаштырган. Ләкин аны җибәрмәгәннәр, һәм ул хәрби хезмәтен дәвам иткән. Бары 1958 елда гына майор дәрәҗәсендә запаска чыккан.

 

Сугышка үзе теләп киткән

Сугыш хатын-кыз эше булмаса да, фронт кичкән гүзәл затлар шактый. Ольга Викторовнаның әнисе, Наталья Борисова (кыз фамилиясе – Кочеткова), Ватан өчен авыр көннәрдә фронтка китүне үзенең бурычы дип санаган һәм 1943 елда, үзе теләп, армиягә язылган. Аннан алдарак, ике абыйсы да сугышка киткән булган. Моннан тыш, гаиләгә авыр кайгы килгән – әниләре үлгән. Боларның барысы да яшь Наташаны Ватанны саклаучылар сафына басарга мәҗбүр иткән.

Башта Казанда, кыска вакытлы курсларда, аннары Киевта укыганнан соң, Наталья Борисова 1874нче зенит-артиллерия полкында радиотелеграфистка булып хезмәт иткән. Әлеге часть Украинаның Бахмач шәһәреннән Чехословакиягә кадәр сугыш юлы узган. Ул заманнарда Бахмач шәһәре зур узел станциясе булган, аның аша гаскәрләр, сугыш техникасы һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән совет эшелоннары өзлексез узып торган. Әлеге станциянең мөһимлеген белеп, фашистлар аны сафтан чыгарырга омтылганнар, еш кына бомбага тотканнар. Фашистларның утка тотуы нәтиҗәсендә станция һәм шәһәрдә янгыннар еш булган. Станцияне нәкъ менә Наталья Борисова булган часть саклаган. Аңа еш кына радиостанция белән фронт линиясенә барырга туры килгән. Бер очрак Наталья Фёдоровнаның хәтеренә яхшы уелып калган. Аны Украинаның Григорьевка авылына җибәргәннәр. Аның белән бер разведчик та булган. Аларга дошман самолётларының килүе турында безнең частька хәбәр бирү бурычы куелган. Авыл читендә, зират янында яши торган бер әбинең өендә радиостанция корганнан соң, Наталья Борисова разведка һәм хәбәр итү итү өчен уңайлы урын сайлап алган. Тик, көтмәгәндә аларга станцияне алу максаты белән һөҗүм иткәннәр. Алар җирле кешеләрнең ярдәме белән дошманны юк итүгә ирешкәннәр. Разведчиклар, үз алларына куелган бурычны намус белән үтәп, радиостанцияне саклап кала алганнар.

Наталья Фёдоровна, үзенең полкы белән Чехословакия, Польша, Украинаны кичеп, 1945 елда туган якларына әйләнеп кайткан. 1946 елда Виктор Борисовка кияүгә чыккан. Шунысын әйтү урынлы булыр: яшьләр сугыш башланганчы, 1938 елда танышкан булганнар, шулай да 1946 елда гына кавышсалар да, бер-берсенә булган чиста һәм саф мәхәббәтләрен саклый алганнар, тугры булганнар.

  • Алар әнием югары классларда укыганда танышканнар, әти аннан ике генә яшькә зур булса да, алар классында рус теле һәм әдәбиятын укыткан, – дип сөйли Ольга Викторовна. – Тиздән аны хәрби хезмәткә алганнар, соңрак ул фронтка эләккән, аралары ерак булса да, сигез елга якын хат алышканнар. Хәтта бер тапкыр фронтта очрашканнар да әле. Ул вакытта әтием әниемә тәкъдим ясаган, тик ул каршы килгән. Сугыштан соң, 1945 елда әнием сугыштан кайткач, бер елдан әтием кайтып, үзенә кияүгә чыгуын сораган. Әнием ризалашкан.

Гаилә коргач, Борисовлар озак вакыт Балтыйк буенда яшәгәннәр. Авыр еллар булган, бандалар Совет армиясе офицерларын һәм аларның гаиләләренә тынгылык бирмәгән. Һәм бары 1958 елда гына гаилә Баулыга кайтып төпләнеп, ниһаять, җиңел сулап куйган.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев