Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Эт янында кунакта

    Исергәп авылында яшәүче даими укучыбызның хикәясен сезгә тәкъдим итәбез

    Кәрим  белән  Наҗия  бик  күркәм гомер  юлы  үтәләр. Кәрим  яхшы  механизатор.   Наҗия  үз  нәүбәтендә  уңган  хуҗабикә. Ул бер  оешмада сәркатип  вазыйфасын  бик яратып  башкара. Кыскасы, бу  гаилә  турында һәр кем уңай  фикердә  булып, башка гаиләләргә үрнәк булып  торалар. Ике  туган  агаларының  хатынының бик  күркәм  гомер бәйрәме булуы уңаеннан алар, кунак  булып  кичке  эштән  соң шунда  юл  тоттылар.  Җиңгәй  тиешле кешенең, ире  байтактан  бакыйлыкка  ирешкән  гүр  иясе. Җиңги балаларына югары  белем  алуга бөтен  гомерен, бар булган мөлкәтен, бөтен  тапкан-табынганын  багышлап, үз көченә  нык  ышанучан  төпле  һәм  көчле  холыклы  нык  хатын  булды. Бүгенге көндә балалары  инде  югары  белемле ныклы  тормыш  тәҗрибәсе  туплаган югары  дәрәҗәдәге  хезмәт  ияләре. Балалар  җитеп  килгән  чорларында  акыллылык,  матурлык һәм күркәм холыклылыкның  югары  үрнәгендә  булдылар алар. Егет  булып  җиткән  уллар, кызлар - яшь  җилкенчәк,  үз  чоры  яшьтәшләрен  телдән  калдырыр  дәрәҗәдә  матур, таза булып  үстеләр. Аларның  яшьтән эш  яратып  үсүләре  ана кеше  өчен  олы  терәк  булды. Атасыз дөньяны алып  бару, әлбәттә, ана  кешегә дә,  балаларга да  жиңел  булмады.

    Үтте  авыр  вакытлар.... тормыш  җирдәге  җәннәт  кебек, йорт-кура  төзек. Бик  кыен  вакытларны  инде  үтеп, оныкларның балаларын  күрү бәхете дә  насыйп  булды. Гомер - елга  ага да  ага, ә  еллар  сизелми  дә  үтә дә  үтә.  Бу  гаиләдә  булган дуслык,  туган  җанлылык  бик  күпләр  өчен   зур  үрнәктер. Бу  гаилә яшәгән йортка кунакка килеп беренче  адым  атлау  белән  ниндидер  җылылык иркенлек  тоясың . Мондагы  чисталык, пөхтәлек, киң  күңеллелек бик күпләр өчен уңай  образ  тудырып, үрнәк  алу  өчен менә  дигән чыганак  булып  тора. Зур  иркен  бүлмәгә жиңги белән  балалар күзнең явын  алырлык  нигъмәтләр  белән  табын  хәзерләгәннәр, өстәлдә  муллык - мең  төрле  ризык  күзнең  явын  алырлык  искиткеч  пөхтәлек  күңелгә  җылы  биреп  тора. Ишектә  кунаклар  күренүгә  хуҗалар  дәррәү каршы  алалар. Кәрим  белән  Наҗияне  дә  хуҗалар чак күтәреп  кенә  алмадылар. Шундый рәхәт күңелгә ятышлы очрашу  булды бу бәйрәм. Мәҗлес  тәмам  булгач, кунаклар  иң  күңел  түрләрендә  сакланган  эчкерсез рәхмәт  хисләрен  кат-кат җиткереп өйләренә  таралыштылар. Безнең  инәкәй әйтмешли, кунак  булып  килү, чакырылгач,  үзен  тиешле  дәрәҗәдә  тота белү, вакытында кайтып китә белү - һәркем   өчен кирәкле  һәм дәрәҗәле  гамәл. Бераз  мәҗлес  эсселеге  белән  кәефләнеп  алган Наҗия  белән  Кәрим  дә өйгә  кайтырга  чыктылар. Көзге  төннең  саф  һавасы  бәяләп  бетермәслек бер хозурлык: шундый  матур!   Мең төрле төрле  йолдызлар, урак ай, хыялдагы  әкияти халәт, үзенә хас күңелгә  бер  рәхәтлек бирә. Ни  сәбәптер, караңгы  көзге  кичтә Кәрим  суга  аккандай  кинәт юкка  чыкты. Наҗия   бик  эзләп  йөреп  мәшәкатләнәсе  килмәде,  кайтыр әле,  диеп, мәҗлес эсселеге  тәэсире  баса башлаганчы кайтып  җылы  түшәгенә ятып ял  итәсе итте. Ә Кәрим  кайту  юлын  ялгышып, башы  әйләнеп  киткәндәй кире  җиңгәләренә кереп  китте. Ишек  инде  эчтән  бикле  иде,  ишек  шакып  кеше  мазасызлап  торасы  итмәде. Ниндидер  көч  аны  эт  оясына  тартты. Башка вакытта  урталай  өзәрдәй дәрәҗәдә  өрә  торган Балкан бу  фикердәшенә кабат  сүз  кушып тормады. Кәрим көч-хәлгә эт  оясына  башы  белән  кереп  китте дә бөгәрләнеп  ятты. Фатыйрыннан  рөхсәтсез   мәхрүм  калган  Балкан, Кәримнең арт  ягын усал итеп тешләп  алырга уйласа да, бу  да  әдәм  баласы ич. Кунар  урыны  булмаганга минем фатирдан  сораусыз  урын  алгандыр,-  дигән  сыман. Олы  ризасызлык хисләрен  эченә  йотып  тешен  кысып  түзәргә  уйлады. Бер  кичкә  кер  мичкә, янәсе. Кәримнең  арт  ягының оядан  артып  торган йомшак  мендәрдәй  өлешенә  башын  куеп, ике  аяк  арасына ятып тәмле  төшләр  күреп татлы  йокыга  талды маэмай. Шулай  булмый  ни, гомер  буе тугры  хезмәтендә төннәр  буе керфек тә какмый  өйне -  хуҗалыкны җаны  кебек  саклап  яшәгән  инде  өлкән  яшьтәге Балканны, бүген  шушы  өйнең  хуҗасының  кадерле  кунагы  саклап  куна  ләбаса. Таң  әтәчләре зәһәр  тавыш  белән: Кәрим, Кәрим!!! - дип  кычкырган  тавышка сискәнеп  уянды  Кәрим. Күзләрен дә ачмаган килеш уйлап куйды урын болай җылы, димәк өйдә, тик бөтен  җире  оеган.  Баш миенең бер күзәнәге генә ник уңайсыз икәнен уйлап ята. Иренеп кенә күз кырыен ачып карарга итте, бу нинди урын соң?... Шул ук минутта артында  бер  йомшак җылылык  тоеп, тәне каз тәне  кебек булды. Йә Хода!....Балкан  оясы  ич  бу! Хәзер бу  эт  оясыннан  ничек  чыгып  ычкынырга?..

    Балкан  шуны  сизгәндәй, бар  инде, әнә  күрше  тракторист  Гамил, эшкә китәргә  тракторын  кабыза. Кеше  күргәнче утырып  кит, дигән  сыман, бер  читкә  ваемсыз кыяфәт белән китеп  утырды. Кәрим  бу эт оясыннан көч-хәл белән үрмәләп чыкты  һәм бозау  чаклы Балканнан, ансат  кына  котылуына, Ходайга һәм  оя  хуҗасы - Балканга  бик  рәхмәтле  иде. Гамил  Кәримне   күрү  белән, ай-һай  җиңгәңнең  юбилее бик  үтемле  булган  ахырысы, баш  төзәтеп  кайтуыңдыр, - дип көнләшкәндәй әйтеп җанын  өтте. Аннан  соң бераз шикләнеп карап торгач, әллә эт  белән  кочаклашып  йоклаган  инде,  өр-яңа  костюмы гел эт  йоны, эт  тизәге  белән  бизәлгән, - дип  авыз эченнән генә сөйләнеп куйды.

    Гамилнең бу  сүзләрне кычкырып әйтмәвенә - Кәримнең эченә  җылы  кереп  китте.Чөнки  җавап  бирмәсә дә  аңлашыла, күзгә  күренеп  тора  иде.

    –Гамил, безнең капка төбенә җиткәч, мине төшереп калдырырсың әле яме, –  диде дә трактор  арбасына  менеп  утырды. Кабинага утырса, аңардан  аңкыган “хуш” искә Гамилнең  түзеп  бара  алмаслыгы  көн  кебек  ачык  иде. Кәрим өйләре турысына җиткәч, арбадан сикереп төшеп  калды. Өйдә әни, хатын, балалар борчылып көтә.  Алар  белән  нинди  әңгәмә  булыр, ул хакта  уйларга да  куркып, Кәрим  үзен кечкенә  малай  йомырка  урлап  тотылгандагыдай  хис  итеп, өйләренә  юл  тотты.

    Камил Шәмсуаров. Баулы районы, Исергәп авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: