Брусиловск өзеклегеннән Курск сугышына кадәр…
Баулылы Алексей Михайлович Пронин Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан урыстамаклыларны искә ала
Брусиловск өзеклегеннән Курск сугышына кадәр…
безгә язалар
1914 елда зур сугыш башлана, соңрак аны Беренче бөтендөнья сугышы дип атыйлар. Ул үзенең кайнар сулышы белән барлык Урыстамак халкын да чолгап ала. Күп кенә ир-атларга, гадәти эшләрен – икмәк үстерү-җыюны ташлап, кулларына мылтык алырга туры килә...
Урыстамак егете Егор Савельевка 1915 елда 20 яшь тула һәм ул гаилә кору турында уйлый башлый. Егетнең ошаткан кызы була, кыз да аның ягына елмаеп күз атып йөри. Әмма, әлегә бу зур теләктән баш тартырга туры килә – Егорны хезмәткә алалар…
Язмыш кушуы буенча ул көньяк-көнбатыш фронтка эләгә һәм 1916 елның җәендә данлыклы Брусиловск өзеклегендә катнаша.
1917 ел җитә. Петроградтан фронтовикларны шаккатырган хәбәр килә: император престолдан баш тарткан, гаскәрләрнең баш командиры итеп генерал Михаил Алексеев билгеләнә. Полкларда зур вәкаләтләргә ия булган солдат комитетлары барлыкка килә. Алар командирларның боерыклары турында фикер алышырга, аларны үтәргәме юкмы икәнен хәл итәргә хокуклы булалар. Бу хәрби дисциплинаның тулысынча диярлек какшавына китергән, ирекле “демобилизациягә” әверелеп, дезертирлык башка сыймаслык киң колач җәйгән. Ә өйдә солдатларны сөенеп каршы алганнар – крестьян хуҗалыгында ир-ат куллары беркайчан да артык түгел. Урыстамакка да фронтовиклар кайта башлый, Егор да туган якларына әйләнеп кайта. Зур теләген чынга ашырып, тиздән әти-әнисе йортына килен алып кайта. Ул инде сугышка кадәр авылдашы Василий Алатырев кызын – Агафьяны күзләп йөргән була. Тик, Егорга, хыялланганча бәхетле гаилә корып, тыныч тормышта яшәргә язмый. Тиздән шом тарала: әллә нинди аңлаешсыз сугыш башлана, ерак та түгел, ә монда, якында гына. Аны сәер генә – Гражданский дип атаганнар. Анда катнашмавың хәерлерәк булыр иде.
Яшь ир-атлар – кичәге фронтовиклар – бу сугышның аларны читләтеп үтмәвен, хатыннары янында калып булмавын аңлыйлар. Сугышка китәргә туры киләчәк, тик кемнәр яклы булып?
Авылга әле аклар килә, әле кызыллар. Ир-атлар боларны читтән генә сак кына күзәтеп торалар. Бер мәлне монда чехлар да барлыкка килә. Болары аклар артыннан килсәләр дә, алар белән бик теләп аралашмыйлар, аерым торалар.
Ак солдатларның киемнәре дә яхшырак, хәрби кораллары да баерак күренә. Шуңа да карамастан, аклар кызылларны куып кына калмыйча, еш кына киресенчә дә була.
1919 ел җитә. Май көннәренең берсендә авылга аклар отряды килә. Солдатларның сөйләшүләреннән үзләрен колчаклар дип атаулары аңлашыла, һәм алар биредә озак булмаячаклар – иртәгә иртән китәчәкләр. “Аллага шөкер, юлыгызга ак җәймә,” – дип уйлап куя авыл халкы.
Иртән, таң ату белән, аклар ашыга-ашыга Ык артына, Абдулла авылына таба юнәләләр. Шул ук көнне авылда үзләрен чапаевчылар дип атаган кызыллар пәйдә булалар. Алар да биредә озак тормый, төн куналар да иртән Ык артына таба китәләр. Алар белән бергә 11-12 егет тә китә, араларында Егор Савельев та була, берничә көн элек аның беренче улы – Петр туган була.
Авылга бер атнадан Бәләбәйне, бер айдан Уфаны азат итүләре турында хәбәр килә. Уфа өчен сугыштан соң, Урыстамактан берничә егет Чапаев дивизиясендә кала һәм Василий Ивановичның һәлак булуына шаһит була.
Ә кайберләренә, шул исәптән Егорга, Себердә сугышырга туры килә. Ул Байкалга кадәр барып җитә, әмма Колчакны кулга алганнан соң аларның полкларын көньякка – Крымга күчерәләр. Көз ахырында Сивашның икенче ярына җәяү чыгарга туры килә. Шуннан соң Врангель гаскәрләре җимерелә, Кырым азат ителә. Өч еллык Гражданнар сугышы тәмамлана, 1920 елның ахырында Урыстамакка да бу сугышта катнашучылар әйләнеп кайта. Кызганычка каршы, барысына да туган якларына кире әйләнеп кайтырга язмый. Авторга кызыллар ягында сугышкан һәм авылга кайтмаган ике ир-атның исемнәре билгеле, бу Антон Борисов – тифтан лазаретта вафат булган, һәм Филипп Корольков, аның турында берни дә билгеле түгел.
Егор да гаиләсенә кайта. Ел ярымнан артык ул өендә булмый. Аның өчен шатлыкка да, борчу-мәшәкатьдә бай крестьян тормышы башланып китә. Егор икмәк чәчә, аны үстерә, җыя, мал-туар карый. Шулай итеп ун ел үтеп китә. 30нчы еллар башында ул Покров-Урыстамак авыл советы рәисе була, бер ел эшләгәч, үзен чит урында хис итеп, бу эшне ташлый. Шул вакытта Урыстамакта колхоз барлыкка килә (“Эш” колхозы, русчадан – “Товарищ”). Егор гаиләсе белән бу күмәк хуҗалыкка керә. Башта колхоз эшләре бик үк бармаган. Ярты ел саен хуҗалык рәисләре үзгәреп торган. Эшкә чыккан өчен эш көне куеп барганнар, тик соңыннан бу көннәр өчен берни дә бирмәгәннәр.
Колхозда Егор төрле эшләр башкарган: сөргән, чәчкән, икмәк җыйган, күпмедер вакыт колхозның икенче бригадасы бригадиры булган, колхоз төзелеш бригадасында балта остасы һәм ташчы булып эшләргә дә туры килгән. Акрынлап тормыш та җыйлана башлаган. 30нчы елларның икенче яртысында колхоз җитәкчеләре элеккегечә еш алышынмаган. Эш көннәренә дә икмәкне күбрәк бирә башлаганнар, сугыштан соңгы дүрт елда “Эш” колхозында һәр эш көненә сигез-тугызар килограмм ашлык биргәннәр. Әгәр, кеше бер ел эчендә, әйтик, 200 көн эшләгән булса, ул колхоз амбарыннан 16-18 центнер ашлык алган. Ул чорларда бу иң зур байлык булган. Ач-ялангач яшәештән соң, 30нчы елларның беренче яртысында, ниһаять, туклыклы тормыш башлана. Савельевларның гаиләсе зур була – ата-ана үзләре һәм алты бала (алар җиде булган, әмма бер балалары кечкенә чагында ук үлгән). Алар тормыштан канәгать яшәгәннәр.
Тик радио, газеталардан килгән хәбәрләрнең, берсе икенчесеннән шомлырак була. Европада янә зур сугыш башланырга тора. Кулга янәдән мылтык алырга туры килмәгәе, дип борчыла ир-атлар.
Бәла озак көттерми... Бөек Ватан сугышы башлана, анда Егор гаиләсеннән өч ир-ат катнаша: гаилә башлыгы үзе һәм ике улы – Петр белән Сергей.
Язмыш шулай кушкандыр, Егорга Бөек Ватан сугышының ике төп сугышында катнашырга туры килә. Башта ул Сталинградта сугыша. Биредә ул шартлаган снаряд кыйпылчыгыннан яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң Егор фронтка кире кайта. 1943 елның җәендә фронт юллары аны Курск җирләренә алып килә. Бу вакытта биредә Курск сугышы дип аталган грандиоз көрәш башлана. Сугышларның берсендә Егор көчле яралана. Аны Горький шәһәрендә урнашкан госпитальгә җибәрәләр. Яра шулкадәр җитди була, табиблар хәтта аягын ампутацияләргә тәкъдим итәләр, әмма Егор катгый рәвештә моңа каршы килгә. Хирургларга үз ниятләреннән баш тартырга туры килә. Озак дәваланганнан соң, аны фронтка җибәрмиләр – ярасы сугышырга ирек бирми, өйгә дә җибәрмиләр, госпитальдә хезмәт итәргә калдыралар. Андагы хезмәт бик үк авыр булмый, әмма мәшәкатьле булып чыга: өстәл ватыла – ремонтларга, краннан су тама – көйләргә, сукмакларны кардан чистартырга кирәк. Кыскасы, Егор бер минут эшсез тормый. Җиңү көнен дә ул шунда каршы ала.
Өенә 1945 елның ахырында кайта. Бераз ял иткәннән соң Егор колхозда эшли башлый. Тик фронтта алган яралары тынгылык бирми, көннән-көн ныграк сызлыйлар. Ахыр чиктә ул үлеп китә. Бу хәл 1953 елда була. Ул вакытта аңа 58 яшь була.
1916 елда Брусиловск өзеклегендә катнашкан тагын бер якташыбыз – Измаил авылыннан Ефим Иванов. Ул Бөек Ватан сугышы башланганчы вафат була. Аның язмышы турында авторга хәзерге Измаил аксакалы Александр Иванов, Ефимның энесе сөйләде. Аның сүзләренчә, колхоз төзелгәннән соң (Киров исемендәге колхоз) Ефимны ат караучы итеп билгелиләр. Ат ишегалдында эшләгән вакытта ул ниндидер авыр йөк күтәреп, сәламәтлеген какшата һәм тиздән үлә. Ефимга ул вакытта 40 яшьләр чамасы була. Менә шундый күңелсез тарих.
Алексей Пронин
Егор Савельев (уңда) һәм Ефим Иванов Беренче бөтендөнья сугышы чорындагы Рус армиясе солдаты формасында. 1916 елның җәендә алар икесе дә Брусиловск өзеклегендә катнашалар. / ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев