Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Авыл иртәсе

Исергәп авылыннан Камил Шәмсуаровның иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

Җәйге иртә, таң сызылып килә.Таң кошы булган күкеләр, анда-санда чыклы иртәгә ямь өстәп аваз сала. Табигатьнең гүзәллеген күреп, кояшның ал нурларына хозурланып калырга соңга калмагыз дигәндәй, таң әтәчләре кычкыра. Әйтерсең лә алар тавышы иртәнге намазга азан әйткән мөәзингә куәт һәм моң өсти.

Көтү килүгә соңга калудан куркып, яшь киленнәр чиләкләрен алып, сөтлебикәләре янына ашыгалар. Сыерның сөттән тулышкан җиленнәре җылымса су белән кат-кат юылып, шадра тастымал белән корытып сөртелә. Җайлап кына балавызлы май сөрткәннән соң, күбекләре ташып торган хуш исле сөт җай гына чиләкне тутыра. Авыл тормышында күпме хозурлык!

 Ишек алды. Өй каршында ап-ак чәчәккә күмелеп үсеп утырган көяз алмагач хуш исе белән башларны әйләндерә. Урам коймасы буен ямьләп, сихри чәчәк гөлләмәләренә тиңләшеп, хуш исле шомырт куаклары үсә. Шомырт чәчәгенең исен башка бернинди ис белән дә алыштырып булмый. Чәчәкләреннән бал исе аңкып торган кура җиләге, кара карлыган куаклары, ап-ак чәчәккә төренгән чия агачлары, аларны әйтерсең лә мамыкка төреп куйганнар! Аяк астындагы җир җиләге дә ак чәчәккә күмелгән- болар һәммәсе дә авыл табигатенең кабатланмас, гүзәл һәм сихри күренешләре. Авыл мохитенә ямь өстәп, тал-тирәк, юкә агачлары, капка төпләрен күләгәләп, тәмле хуш ис таратып утыралар. Ишек алды түрендә – зур лапас. Әле яңа гына дөньяның иң күркәм могҗизасы булып, матур ала бозау дөньяга туган. Сарайның эчке як бүлмәләреннән кәҗә һәм сарык бәрәннәре шушы ала бозауга үзләренең соклану һәм тәбрикләү хисләрен белдереп мекердиләр. Әйтерсең лә алар шушы хуҗалыкта тагын бер җан иясе пәйда булуга сөенәләр. Утарның түр өлешендә тимер улактан яшел печәнне ялкау гына керт-керт итеп чәйнәп, бер нәрсәгә дә исе китмәгән кыяфәтле киң мөгезле, ак маңгайлы зур үгез басып тора. Абзар-кура тирәсендә генә түгел, ишек алдында да тормыш кайный. Бер көтү тавыкларының күплегенә куанып, урак койрыклы, тарак кебек кып-кызыл кикрикле, горур кызыл әтәч, үзен дөнья кендегедәй хис итеп, горур кыяфәттә ишек алдына ямь өстәп, түшен киереп, олы хуҗа булып йөри. Бактың исә, авыл мохитенең һәрбер мизгеле үзенә күрә бер театр кебек икән ләбаса. Мунча башының култыксасына менеп кунаклаган мәче, сыңар күзен кыскалап, әкрен генә мырылдап, бүгенге көннең шушы күркәм иртәсенә ихлас ризалыгын белдергән хәлдә, йокымсырап, тирә-юньдәге һәрбер үзгәрешне күз уңыннан ычкындырмыйча күзәтеп ята. Култыксаның киң тактасы аңа бүген патша тәхетедәй тоела, күрәсең. Алгы аягының йомшак өслеген ияк астына куеп, искитмәле үзенә бер күркәм күренеш тудыра. Өй каршындагы умарта кортлары, башкалар бездән алда ташып бетермәгәе дигән сыман, ашыга-ашыга чәчәк серкәсе белән бал ташыйлар. Ике як яннарына сап-сары чәчәк серкәсе төяп, умарта оясы алдындагы куну тактасына “лап” итеп кайтып куналар да, умарта эченә йөгереп кереп китәләр.

 Табигать шундый матур! Чыклы үләнгә кунган күбәләкләр, очып йөргән черки “малайлары” – һәммәсе үзенә күрә бер күренешнең аерылгысыз бер өлеше. Абзар артына өеп куелган тирес исе дә үзенә күрә җанга якын. Бәрәңге бакчасындагы бәрәңге чәчәкләре розалар үстерелә торган плантацияләрдән һич ким түгел икән ләбаса! Коймаларга үрелеп үскән гади генә колмак та Кавказ урманындагы лианалардан һич калышмый.

 Өйдән ачык тәрәз аша тәмле аш исе килә. Кичә генә чалынган сарык итеннән хәзерләнгән токмачлы, яшел суган туралган аш өстәл түрендә. Эре, урталай ярып кына пешерелгән бәрәңгенең кайнар килеш нинди тәмле булуын һәркем белә. Аш янында катык һәм яңа гына мичтән чыккан колмактан ясалган чүпрә белән басып пешерелгән икмәк. Табада әче коймак чыжлый. Аның өстенә мул итеп май канаты белән сап-сары май сөртелә. Эре, калын итеп күпереп пешкән тәмле көлчәләр, ишектән килеп кергән һәр кешене табынга, шушы сый-хөрмәттән авыз итәргә чакырып тора кебек. Мич каршында булар бөркеп, агач күмере белән кайнаган җиз самавыр, бөтен кешегә дә чәе-җылысы җитәчәгенә һич шикләнмичә, өйдәгеләрне генә түгел, күрше-күлән, кергән юлчыны да дәшә сыман. Өй эче – җәннәт түредәй. Табын уртасына түгәрәк килеш пешерелгән йомыркаларны әрчеп, тегәрҗеп белән урталай ярып, олы чуен табага кайнап торган сары майга каплап тезеп, сап-сары төскә кергәнче кызу мичтә тотып, өстәлгә куйганнар. Олы агач коштабакта яңа гына аертылган бал, эре кисәкләр белән алынган сап-сары кәрәзле бал кисеп куелган. Бал янында яңа гына аертылган сыек каймак урын алган. Бакыр кечкенә чәйнектә һинд чәе белән хуш исле үләннәр чәе төнәтеп әзерләп куелган. Менә сиңа авыл тормышы, менә сиңа дөнья җәннәте! Бу матурлыкны күрә белер өчен, хозурлыкны тоя алыр өчен авыл тормышы белән яшәгән кеше генә, акыл нигъмәте, кул хезмәте аша аңлый аладыр.

Камил Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев