Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңел дәфтәре

Җавабы табылмаган сораулар

Нигәдер моңсу көн булды кичә. Радио иртәдән кичкә кадәр: «Бүген – җәйнең соңгы көне» – дип искә төшереп торды.

Соңгы... 

Бу сүздә ниндидер бер салкынлык бар. Өметсезлек. Югалту тойгысы. Хәер, барысына да бу арада күңелемдә йөргән уйлар гаепле бугай. Дөресрәге, җавабы табылмаган сораулар. 

Өч очрак – өч мисал бер җепкә тезелде. 

 Беренчесе

– Мин сырхауханәдә ятканда яныма бер тапкыр да килмәде ул. Әллә палатадагы хатыннар алдында, әллә үз-үзем алдында аны аклап: «Безнең районнан Казанга кадәр килергә ерак бит. Терлек-туарны да калдырып китә алмый», – дидем. Теләгән кеше килә инде анысы. Әгәр минем урында ул ятса, мин, мөгаен, килер идем. Юк, тәгаен килер идем. Операциядән соң яныннан бер минутка китмичә саклап ятар идем әле. Сыерны бер атна гына күршеләр дә карап тора аны. Ә ул килмәде... Мәрхәмәтле кешеләр дөньяда күп анысы – наркоздан соң күземне ачканда үзем генә булмадым. Күрше караватта ятучы апаның кызы әнисен дә, мине дә карарга өлгерде. Рәхмәт аңа... Башкаларга салынып, иркәләнеп ятарга ияләшмәгән – аны бик борчымаска тырыштым.

Аннан, чыгар вакыт җиткәч, онкология клиникасының ишеген яптым да, авылга үз җаем белән кайтып киттем. Автобуста. Өй түреннән үткәнне тәрәзәдән күреп калган бугай – ишегалдына йөгереп чыкты. Хәзер хәлемне сораша инде дисәм... 

– Сыерны сатарга кирәк. Мин аны үзем генә карый алмаячакмын, – ди. Иң беренче сүзе шул булды.

– Мине кая куясың? – дим.

Ни әйтергә белми аптырап калды. Күмгән инде бу мине, күмгән... 

Бәлки инде мине озаткач, кемгә өйләнергә икәнен дә хәл итеп куйган булгандыр. Ә мин менә һаман яшим әле – китәргә җыенмыйм да. 

 Икенчесе
– Тәнемдәге миңем үзгәргәнгә борчылып барган идем хастаханәгә. Хәлем мин уйлаганга караганда куркынычрак булып чыкты. Ашыгыч рәвештә операция билгеләделәр. Әйе, яман шеш... Начар хәбәр тиз тарала бит ул: өйгә әле бер сәбәп, әле икенчесен табып, туганнар килә башлады. Сөйләшүләреннән аңлыйм: болар минем белән саубуллашып калырга ашыгалар. Мондый диагноз куелгач, югалып каласың икән. Башта, чыннан да, барысы да бетте кебек тоелды. Гомерем бигрәк кыска булган икән дим... 

Ашыга-ашыга анализлар җыям. Үз хәсрәтем белән генә игътибар итмәгәнмен – өйдә тагын берәү каядыр җыена икән бит. Карыйм: хатыным чемодан тутыра.

– Ни булды? Кая барасың? – дим. 

«Шундый чакта» диюем әйтмәсәм дә, аңлашылгандыр.

– Путевка алдым. Дус кызым белән Испаниягә очабыз, – ди. 

Бер сүз дә дәшми калырга кайдан көч тапканмындыр, белмим...

Без иртән өйдән икебез ике якка чыгып киттек: ул – аэропортка, мин – хастаханәгә.

Шактый катлаулы операция кичердем. Бер атна урыннан торырга, аякка басарга ярамады. Ике улым чиратлап сакладылар. Әниләре хакында алар да, мин дә ялгыш та сүз кузгатмадык... 

Аерылдык... Биш ел элек булды бу хәл. Ул мине инде бер аягым белән кабердә дип санагандыр, шуңа да миңа вакытын сарыф итәсе килмәгәндер. Күрәсез, мин һаман да исән. Җир җимертеп эшләп йөрим, Аллага шөкер. Операциядән аякта җөй генә калды. Анысына исем китми – ир-егетне яра эзләре бизи генә. Йөрәктәгесе дә төзәлеп килә. Аны гафу итәргә тырышам. Миңа берәүгә дә үпкә сакларга ярамый... 

 Өченчесе

– Кайсы көнне ирем кичен шалтырата да: «Син кайда?» – дип сорый. «Сочида, ял итәм, – дим. – Оныткан булсаң, тагын исеңә төшерәм – мин Казанда, онкология хастаханәсендә ятам, нурланыш алам». Мондый сорау бирә икән, күрмәсәм дә, аңлыйм инде – тагын эчкән... Эчтеме – көнләшә. Авызына аракы кердеме – нәрсә эшләгәнен белми. Икенче операциягә китәр алдыннан җирдән сөйрәп йөреп кыйнады. Хирург пычагы астына ятканда күгәргән җирләрем дә бетмәгән иде әле... Яшәр, терелер өчен кайдан көч алырга соң? Хәзер әнә башына уй кергән – бөтен нәрсәне үз исеменә генә күчерергә тели. Йортыбызны, минем машинаны, гаилә бизнесын... «Син бит тиздән барыбер үләчәксең», – дип телләп кенә әйтми. Әлегә түзәм... Бу хакта уйламаска тырышам. Аңа кирәкмәсәм дә, балаларга бик кирәк чагым. Әле икесенең берсе башлы-күзле түгел...

 

Менә шундый мисаллар... 

Нигә бер-берсенә иң кирәк чакта, явыз чиргә каршы бергәләп көрәшер вакытта гаиләләр икегә бүленә? Чирнең аларны тугрылыкта да сынавымы соң бу? Бер-берсе каршында яңа «йөзләре» ачылумы? Моңарчы ничектер яшәлгән бит, хәтта начар да яшәлмәгән кебек. Әллә кешеләрнең авырлыкка әзер булмаулары, иң беренче сынауда ук бирешүләреме?  

Бу сорауларның берсенә дә җавабым юк минем. 

Көн моңсу башланган иде, тагын да моңсурак булып төгәлләнде. Кичен бер танышымнан хәбәр килеп төште: «У меня умер муж, горе у меня». Кайчак тау кадәр хәсрәт бер җөмләгә дә сыя... Миңа бу хәбәрне язганда, кайгысын бүлешәсе килүдән бигрәк, Лиянең: «Бер-берегезнең кадерен белегез», – дип әйтәсе килгәндер шикелле.

Мин дә сезгә шуны телим: кадерли алган чакта бер-берегезнең кадерен белегез. 

Гөлнур Сафиуллина

http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=2&id=297

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев