Бавлы-информ

Баулы районы

Рус Тат
Төп тема

Сыер саву – ир-ат эшеме?

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләргә хыялланучылар бар дисәм, күпләр ышанмас та мөгаен. Баулы районының “Исмәгыйлов” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эшләүче Радик Талипов нәкъ менә шундыйлардан. Ул утыз елга якын авыл хуҗалыгында эшли, шуның яртысын ул сыер савучы һөнәрендә үткән.

Иртәнге савым тәмам. Машина белән саву операторы булып эшләүче Радик Талипов сөт саву аппаратларын юу белән мәшгуль.

Уйнап кына башлаган эш гомерлеккә булган

Мин Татар Кандызы авылында 1968 елда гади эшчеләр гаиләсендә туганмын.  Әтием кранда, соңрак трактор-комбайнда, ә әнием гомере буе колхозда сыер савучы булып эшләде. Әти дә, әни дә үз эшенә бирелеп, яратып чын хезмәт белән көн күрделәр. Без, балаларын да шулай тәрбияләргә тырыштылар. Кечкенә чакта да мин әллә ни хыялларга бирелеп, зур планнар кормадым. Әтиләрнең авыл җирендә эшләвен күреп үскәч, шуннан да яхшырак һөнәр юк кебек иде. Гомер буе җитеш тормышта яшәделәр. Кайдадыр “ак” эштә эшләүчеләрдән бер җиребез дә ким булмады. Мин дә кечкенәдән әти-әнигә ярдәм итеп үстем. Әтигә комбайн ярдәмчесе дә булып йөрдем, әнигә сыер саварга ярдәм итәргә өлгердем. Шунлыктан мин техниканы да яхшы беләм, малчылыкта да бөтен эшне алып бара алам.

Мәктәпне тәмамлагач та, без – дүрт егет, сөйләштек-килештек тә, кызык өчен генә сыер саварга алындык. Дөресен генә әйткәндә, классташларым  башлап җибәрүче булды. Кем озаграк эшли алыр икән? Өйгә кайтып әйткәч, әти башта риза булмады. Ир-ат кеше сыер савамы? Кеше көлдереп йөрмә, дип озак үгетләде. Тик мин бу эш белән чын-чынлап кызыксынган идем инде. Миңа ошый бит, дип үз сүземдә тордым. Дус малайлар арасында да сер бирәсе килмәде. Яхшы эшләдек. Эшли башлаган вакытта безгә 18-19 яшьләр иде. Рәхәт чак, шук чак. Кем әйтмешли, гөрләшеп фермага киләбез, дөбердәтеп эшлибез дә канәгать булып кайтып китәбез. Айлар, еллар үткәне сизелми дә калган. Без эшли башлаганда сыерларны фермада аппаратлар белән савалар иде инде. Әниләр вакытында гына кул белән саву булды. Ул эшләгән вакытта да соңгы берничә елын аппарат белән савуга эләкте. Мин шуннан да өйрәнеп калганмындыр иде. Кул белән сауганда 18-25 сыер саварга була. Ә аппарат белән шул ук вакытка кырыклап сыер саварга да мөмкин.

Фермада беренче эш көне

Беренче эш көне кайда да кыенрак буладыр дип уйлыйм. Мин дә бер төркем савым сыерлары белән ялгызым калгач, куркыбрак калдым. Тик, егетләр алдында, әти-әниләр алдында сынатырга ярамый иде. Барысы да үзеңнең җаваплылыкта бит. Аппарат белән саугач, әллә ни авырлыгы да юк кебек. Шулай да, савым аппаратын да тиз генә сүтә-җыя белү осталыгы да кирәк. Сыерларның җиленен, имчәкләрен чиста су белән юып, сөлге белән корыткач, аппаратны тоташтырасың да...үзе сава. Вакыт-вакыт күз салып кына торасың. Элеккеге кебек чиләкләп суын да, сөтен дә ташыйсы түгел. Машина сава. Ул арада син әле малның асларын чистартырга, ашарына салырга да өлгерәсең.

Реклама

Эшнең ояты юк

Кеше кайда гына эшләсә дә, эшен яратып башкарырга тиеш дип уйлыйм мин. Бер эшнең дә ояты юк. Кем булып эшләсәң дә, аны кабул итә белергә кирәк. Бөтен кеше дә космонавт та, очучы да булып бетә алмый. Анда да үз эшеңне белеп, җаваплы булырга кирәк. Мәсәлән, мин үз хезмәтем  белән кешеләргә күпме файда китерә алуыма сөенәм. Ярый мин сөтне сыердан савып алам ди, ә бит сөттән ничәмә-ничә төрле ризык ясалып, безнең табыннарга килә. Бәлки кайдадыр мин савып алган сөтне ап-ак яулык бәйләгән әби-апаларыбыз мәтрүшкәләр салып тәмләп чәй эчәдер, бәлки мин сауган сөттән ясалган туңдырманы берәр сабый сөенә-сөенә ашыйдыр... андый мисалларны бик күп китерергә була. Шуның өчен дә мин үз һөнәремне бик яратам. Чөнки мин үз эшем белән кешеләргә файда китерәм. Борынгыдан калган сыер саву эшен дәвам итә алуыма да чын күңелдән сөенеп яшим. Эшемә яратып киләм, күңел биреп эшлим һәм сөенә-сөенә өемә кайтам.

Маллар да безнең телне аңлыйлар

Мин беркайчан да малларга суккан, яралаган һәм яфалаган кешеләрне аңламадым. Мал да бит кешене аңлый. Аларны да яртырга кирәк. Алар да бит кешедән игътибар өмет итә. Малга сугарга ярамый. Минем сөтлебикәләрем арасында да төрлесе бар. Холыклары да кешеләрнеке кебек үк төрле. Аларның үзләренең һәрберсенең исемнәренә кадәр бар. Чакырсам, яныма йөгереп киләләр, мине тыңлыйлар. Мал киреләнә икән, карарга кирәк, бәлки ул сәламәт түгелдер? Әле җәйге чор, көтүдә вакытта тояклары яраланырга мөмкин, шулай ук сыерларның имчәк һәм җиленнәрен еш кына корт та чага. Андый вакытларда кичекмәстән, мал табибына мөрәҗәгать итәм. Шеш аркасында сыерның сөте кимергә һәм маститка әйләнеп,  сөте бөтенләй бетәргә дә мөмкин. Мондый сыерлар яраксызга әйләнә. Шунысы да мөһим, авыру малдан сыйфатлы һәм кирәк кадәр күләмдә сөт, башка продукцияне алып булмый.

Фермага эшкә килгән дус егетләр әкренләп качып беттеләр

 Әле инде бергә фермада эшли башлаган егетләр берсе дә калмадылар бу эштә. Кайсы тракторист, кайсы комбайнга утырды. Ә мин үкенмим дә, качмадым да. Киресенчә, алар киткәч тә үземнең һөнәремнең кирәкле һәм файдалы булуын исбатларга тырышам. Ел әйләнәсе авыл хуҗалыгы тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә катнашам, призлы урыннар да алам. Хезмәт хакым да башкалардан ким түгел, дүрт баламны үстерергә, укытырга һәм гаиләмне җитеш тормышта яшәтергә җитә.  Яшьлеккә кире кайтып, яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге бирелсә дә, мин нәкъ шушы һөнәремне сайлар идем. Яшьләргә дә киңәшем шул:  кайвакыт читтән бәхет эзләп йөреп, юк булганчы, үз җиреңдә калып, күңелеңә ошаган һөнәр белән гомереңне уздырсаң, яхшырактыр. Үсемлекчелек, малчылык белән шөгыльләнергә кирәк. Кайвакыт авыр, сүз дә юк, тик барыбер файдалы. Үз хуҗалыгыңда мал асрап, сөт кенә тапшырып та яшәргә мөмкин.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев