Бавлы-информ

Баулы районы

Рус Тат
Төп тема

Баулыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен концерт булды

Социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Баулы районы буенча 2100 кеше, шул исәптән, 133 бала сәламәтлеге ягыннан чикле. Өченче декабрь – язмыш сынауларына бирешмичә, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче көчле рухлы кешеләр – Халыкара инвалидлар көне. Әлеге датага багышланган зур концертта да алар сынатмады.

Концерт барышында һәр чарада катнашып район данын яклаган, әдәби- мәдәни чараларда, спорт ярышларында актив яшәү рәвеше алып барган баулыларга рәхмәт хатлары тапшырылды, җылы котлау сүзләре әйтелде. Котлаулар җырларга кушылды.

Елена Липатова сәламәтлекләре ягыннан чикле булган баулылар оешмасына ун ел элек килгән. Биредә ул үзен яңа яктан ачкан.

– Күптән түгел генә кулыма гитара алдым, уйнарга өйрәндем, – дип сөйләде Елена Липатова сәхнәгә чыгар алдыннан репетиция ясаган вакытында. – Инде сәхнәләрдә чыгыш ясыйм. Спорт чараларында актив катнашам. Гер күтәрү, армреслинг кебек спорт төрләрен үз итәм.

Сәламәтлеге ягыннан чикле булган Зөлфия Галимова да күпләргә үрнәк. Тормышында булган авырлыкларга карамастан, ул кабат аягына баскан.

– Зур травмадан соң мин сөйләшә дә алмый идем, – дип сөйләде Зөлфия Галимова. – Шул чакта миңа табиблар сөйләшергә түгел, ә әкрен генә җырларга киңәш иттеләр. Шулай итеп минем тавышым яңадан кайтты. Бүгенге көндә сәхнәләрдә җырлап йөри алуым белән мин бик бәхетле.

Баулы сукырлар җәмгыяте активистлары концертта үзләренең иҗади визит карточкаларын күрсәтте. Шулай ук Ирина Марущак яттан сөйләгән шигырь дә көчле алкышларга күмелде.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен оештырылган концерт бер сулышта каралды.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев