Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Укучылары янына редакция үзе бара

“Хезмәткә дан” район газетасына язылу кампаниясе дәвам итә. Әлеге чор вакытында редакция хезмәткәрләре районда оештырылган чаралар вакытында да газетага яздыру эшен оештыра.

Бу юлы “Хезмәткә дан” район газетасының абунә менеджеры Гөлнара Нәбиуллина Татар Томбарлысы авылы мәдәният йортына барып, газетага яздыру эшен оештырды.

– “Хезмәткә дан” газетасын электән үк ала идек. Быел язылырга өлгерә алмаган идем. Бәхеткә каршы, уңай туры килде. Туган авылыма концертка килдем һәм язылырга мөмкинчелек булды, – дип сөйләде район газетасына язылучы Римма Нәҗмиева. – Без ул газетаны яратабыз. Олы улым  армиядә хезмәт иткән вакытта да сорап яза иде. Әни, миңа бер ни дә кирәкми, район газетасын җибәрегез, дип сорый иде. Мин аңа һәр хат саен район газетасын салып җибәрә идем. Гаилә белән яратабыз.

– “Хезмәткә дан” газетасына без гомер буе язылдык. Озак еллар – утыз елга якын өзелмәдек, –дип сөйләде Римма Ганиева. – Бүгенге көндә армиядәге улым да яратып укый иде. Район, авыл хәлләрен шуннан укып белә идек. Ул киткәч, яздыручы юк иде әле, менә бүген язылам.

Район газетасына язылган вакытта кызыклы хәлләр дә була. Шундый очракны Рүзилә апа Шакирова сөйләде.

– Район газетасын туганнан бирле яздырам. 1975 елда килеп урнаштык Баулыга, бер елны да калганыбыз юк язылмыйча. Бөтен яңалыкларны шуннан укыйм, ансыз яши алмыйм да, – дип сөйли Рүзилә апа. – Беләсезме, әле менә җәй көне онытылып китеп, ике тапкыр язылып кайтканмын. Менә шулай, язылмыйча калырмын дип алдан ук борчыла башлыйм. Берсен кире барып, сыздырып кайттым инде. Ике тапкыр язылганмын.

Әгәр дә язылырга вакыт тапмыйсыз икән, 5-64-47, 5-64-50 телефоннары аша шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев