Татар Томбарлысы авылында язгы өмәләр дәвам итә
Беренче апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт алды. Аның кысаларында республиканың һәр шәһәре, һәр авылында язгы чистарту өмәләре бара. Шундый өмәләрнең берсе Татар Томбарлысы авылында да булды.
Татар Томбарлысы авылына килеп керү белән урамнарның чиста итеп җыештырылганына, узган елгы корыган үләннәрнең пөхтә итеп тырмап куелуына игътибар итәсең.
– Без көн саен иртәнге якта чүп-чар җыярга чыгабыз. Чиста булса, үзебезгә дә күңелле, – дип сөйләде авыл китапханәсендә эшләүче Эльвира Әхмәтҗанова. – Башта кар ачылу белән чыккан эре чүпләрне җыйдык, әле җир бераз җилләде инде, корыган үләннәрне тырмап җыябыз. Чүпләрне авыл башыннан ук җыеп киләбез. Чүп-чар күп.
Өмәдә катнашучылар сүзләренчә, язгы өмәләргә авыл халкы бик кушылмый, гадәттә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр чыгып эшли.
– Авылда шулай ук хуҗалары читтә яшәгән йортлар бар. Андый йортларның тирә-ягын җыештыру да безгә кала, – ди өмәчеләр. – Ә урамнарны матурлыйсы, чистартасы килә. Авылның чисталыгы үзебездән тора.
Шушы көннәрдә өмәдә катнашучылар юл буйларын, авыл урамнарын, обелиск, мәдәният йорты тирәсендәге чүп-чарны җыйганнар.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев