Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы авылында язгы ташу чорына әзерләнәләр

Татар Кандызы авылы районның су басу зонасына керә. Биредә язгы сулардан 20 хуҗалыкка зыян килергә мөмкин. Һәр елдагыча авыл халкы алдан ук саклык чараларын күрә.

Татар Кандызы авылында яшәүче Илгиз Хөсәеновның йорты Кандыз елгасы күпере буенда гына урнашкан. Йорт һәм ишегалды тирәләреннән карны таратып бетерергә, кар сулары агып китәр өчен ерганакларны да алдан ук ясап куя ул.

– Язгы ташу чорына әзерләнеп кую – безнең канга сеңгән инде хәзер. Алдан ук карларны чыгарып бетереп, агып килгән сулар өчен ерганаклар ясап куябыз, – дип сөйләде ишегалдындагы карларны читкә чыгара-чыгара Илгиз Хөсәенов. – Хәзер язгы ташулар элеккеге кебек көчле түгел инде. Шулай да белеп булмый. Алдан ук баздан бәрәңгеләрне, банкаларны чыгарып куябыз.

Авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин сүзләренчә, язгы ташуның булу-булмавын алдан фаразлап булмый, шулай да әзер булып торырга кирәк. Су күтәрелә башласа, иң беренче Кандыз буасы су белән тула. Андагы су күләмен җитәкче көн саен килеп тикшереп китә.

– Иң беренче су буада күтәрелә башлый. Бик күпкә күтәрелсә, махсус капкалары бар, шуларны ябабыз. Шулай эшләгәндә якын-тирәдәге йортларны су басу куркынычы кими, – дип аңлатты Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин. – Шулай ук авыл эчендә булган су юлларын чистарттык. Кирәк була калса дип, алдан ук техникаларны әзерләп куйдык.

Татар Кандызында туып-үскән Рөстәм Фәттахов язгы ташу чорын көтеп ала. Ташу аның балачак хатирәләрен яңарта. Бүген дә ул су буйларында ташу суы күтәрелгәнен карарга килгән.

– Кечкенә чакта язгы ташуларны көтеп ала идек. Безгә бала-чагага кызык булгандыр инде, өлкәннәргә авыр булгандыр, – дип сөйләде Рөстәм Фәттахов. – Малларны коры җиргә урнаштыралар иде, тавыклар сәндерәгә менгерелә, баздан бөтен әйберне чыгаралар иде. Әле соңгы елларда гына зур ташулар булмый. Хәтеремдә, берничә ел элек кенә дә Кандызда ташу вакытында авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Шәйхуллович белән, бүленеп калган авылдашларга көймәләр белән йөреп, ризык һәм кирәк-яраклар ташыган идек. Әле дә белеп булмый, көймәләр дә, озын резин сапогилар да әзер тора.

Язгы ташу суларының күтәрелгәнлеген Кандыз буасында да, авыл аша агып ятучы Кандыз елгасы торышыннан да билгеләргә була. Авылны икегә ярып агучы елга күпере астында су күләмен билгели торган махсус линейка куелган.

– Шушы линейкада су ике метрга кадәр күтәрелсә, елга ярларыннан ташый башлый, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. – Көн саен килеп карыйм.

Язгы чорда һәр авыл кешесе уяу тора, бигрәк тә су басу зонасына караган хуҗалыклар.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев