Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы авылында Бөек Җиңү көнен билгеләп үттеләр

Бүген Баулы районы авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган митинглар үтә. Шундый искә алу чарасы Татар Кандызында да булды.

Искә алу митингын Татар Кандызы авылы имамы Инзил хәзрәт Имаметдинов ачып җибәрде. Тормышка бәрәкәт, илләргә тынычлык теләп, авыл халкының олысы-кечесе имам үрнәгендә, кулын догага күтәрде. 

Авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин чарага килүчеләргә котлау сүзләрен җиткерде. 

–Авылыбызның 536 кешесе Ватаныбызны сакларга яу кырына киткән. Шуларның 208 генә кире туган авылыбызга әйләнеп кайта алган. Аларның да күбесе инде сәламәтлекләрен югалткан була, – дип мәгълүмат бирде авыл җирлеге башлыгы. – Безгә матур тормыш бүләк итеп, үзләрен яки сәламәтлекләрен корбан иткән ир-егетләребезне онытырга хакыбыз юк. Алар алдында баш иябез. 

Баулының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов та авылдашларын Җиңү көне уңаеннан тәбрик итте.

–Баулы муниципаль районы җитәкчелеге һәм шәхсән үземнең исемемнән сезне илебезнең иң якты, иң кадерле бәйрәме – Җиңү көне уңаеннан котлыйм, – диде Альберт Талипов. – Әлеге җиңүгә илебез халкы, шул исәптән, Татар Кандызы авылы халкы да бәяләп бетергесез өлешен кертте. Сугышчыларыбыз тырышлыгы белән Мәскәү һәм Сталинград сакланып калды, илебезнең бик күп төбәкләрен фашистлардан азат иттеләр. Халкыбыз тылда да фидакарь хезмәт итте, сугыш кырындагы солдатларны да кирәк-ярак белән дә тәэмин итәргә өлгерде. Яуда калганнар, яуда булганнар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез. Тынычлык, иминлек, барыгызга да сәламәтлек телим.

Искә алу митингы мәктәп укучылары чыгышлары, авыл мәдәният йорты үзешчәннәре концерты белән бизәлде. Һәйкәлгә чәчәкләр куелды, Бөек Ватан сугышында һәлак булган бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Митинг тәмам булганнан соң, Татар Кандызында яшәүче сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына азык- төлек салынган күчтәнәчләр дә таратылды.

– Кайсы гына өйгә керсәк тә, өлкән яшьтәге абый-апалар һәрберсе сөенеп каршы алды, зур рәхмәтләр укып озатып калдылар, – дип сөйләде бәйрәм күчтәнәчләрен таратучы Айрат Хөсәенов. – Өлкән кешеләргә күчтәнәче дә түгел, ә игътибар кыйммәтрәк шул. Аларның күбесе сугыш чоры балалары, шуңа күрә дә, алар исән чакта кадерләп калырга ашыгырга кирәк. 

Күчтәнәч алган ветераннар арасында Рәсимә Шәфигуллина да бар. Аның да балачагын сугыш дигән афәт тартып алган.

–Ел саен онытмыйлар. Безне зурлыйлар, рәхмәт яусын, – ди ветеран кунакларны озатып. – Авыл җирлеге башлыгы да тырыш, олы кешеләрнең һәр сүзен исәпкә алып тора. Без – өлкән кешеләргә хәзер күп тә кирәкми. Өйләребез җылы, шөкер, ашарга ризыгыбыз бар. Илләр тыныч булсын иде , балалар. 
Бу көнне Татар Кандызы авылында гомер итүче сугыш һәм тыл ветераннарына алтмыш күчтәнәч пакетлары таратылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев