Шалтының серле истәлекләрен туплаган яңа китап дөнья күрде
Баулы үзәк китапханәсендә матур чара үтте. Шалтыда туып-үскән, озак еллар укытучы булып эшләүче Рузалия Камалетдинованың “Пәриле тау иясенең хатирәләре” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Чарада китап авторы, аның якыннары, иҗатын сөюче авылдашлары катнашты.
Рузалия Камалетдинова Шалты авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән. Кечкенәдән авыл тормышы, бетмәс-төкәнмәс эшләре, төрле маҗаралы хәлләре аның күңелендә хикәяләр булып бөреләнгән.
“Мин китап язам диеп тотынмадым, – ди Рузалия ханым. – Барысы да бер очраклы фоторәсемнән башланды дисәм дә ялгыш булмас. Социаль челтәрләрдә утырабыз бит инде барыбыз да, шунда мәчет фотосы күзгә чалынды. Матур, ниндидер сихри көчкә ия сыман иде ул. Мәчет өстендә болыт. Менә шул болытны берсе “җен” диеп язып куйган. Без пәри дибез бит инде. Менә шуннан бала вакытта ук ишеткән, күргән маҗаралар бер-бер артлы күңелгә килә башлады һәм мин беренче хикәямне бер сәгать эчендә язып та куйдым. Аны үземнең шәхси битемә элеп куйдым, кешеләр укып, бик күп комментарияләр җыйдым. Укучыларның барысы да диярлек миннән тагын да шундый хикәяләр көтеп калуын әйтеп язды. Шулай итеп, бер-бер артлы хикәяләр, истәлекләр язылды. Әлеге китапка шулай ук үзебезнең Шалты авылы тарихы да керде, авылыбызда иҗат итүчеләрнең шигырьләре дә урын алды”.
Рузалия Камалетдиновага китапны җыюда, бизәүдә, нәшер итүдә туганнары һәм танышлары ярдәм иткән. Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга һәм Баулы телевидениесе эфирыннан карарга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев