Сабантуйга бүләк җыйдылар
Иң күңелле вакыт. Тиздән Сабантуйлар. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре, бигрәк тә бүләк җыю – ул үзе бер бәйрәм төсен ала. Бүген Исергәп авылында шундый күңелле чара узды.
Сабантуйга бүләк җыешырга ярдәмгә малайлар һәм кызлар кушылды. Алар бергәләп мәдәният йорты бинасы каршында кыңгыраулар таккан җигүле атны сөлгеләр һәм яулыклар белән бизәделәр.
– Ел саен шулай күңелле итеп Сабан туен бәйрәм итәргә әзерләнәбез. Ат белән бүләк җыю – үзе бер бәйрәм. Халык безне бәйрәм алдыннан көтеп тора, чөнки ерактан ук гармун, җыр тавышлары ишетелеп тора, – дип атның дугасына һәм тәртә башларына бизәкле сөлгеләр һәм яулыклар бәйләп куйды ат хуҗасы Азамат Искәндәров. – Бәйрәмнәр күңелле, мул булып үтсен, илләребез тыныч булсын дип телибез.
Атны бәйрәмчә бизәгән арада, милли киемнәрдән киенгән кызлар да килеп җитте. Аларга авылның баянчысы Илнур Талипов кушылды. Бәйрәмнең күңелле өлеше башланды.
Сабантуйга бүләк һәм яулык җыючыларны Тукай урамында яшәүче апа-абыйлар, бала-чага каршы алды.
– Без дә кечкенә чактан, яшүсмер, егет булгач та шулай Сабан туена бүләк җыеша идек. Менә бит нинди күңелле! Авылдашларга рәхмәт кенә, – ди Җәмил Дәүләтов. – Ил, көннәребез тыныч булсын! Бәйрәмнәр хәере белән килсен.
– Авыл кешесе өчен зур бәйрәм иде элек Сабантуйлары. Чәчүләр беткәч, печәнгә керешкәнче, халык ял итеп, бәйрәм ясап ала иде, – дип колгага озын сөлгесен бәйләп, сүзне дәвам итте Рәсимә Дәүләтова. – Гармун тавышлары ерактан ук ишетелеп тора. Бала чаклар искә төште.
Авыл халкының һәрберсе әлеге көнне алдан ук көтеп әзерләнә башлый. Розалия Ногманова да бүләк итеп сөлге алып чыкты.
– Бәйрәмнәр күңелле. Гореф-гадәтләрне истә тотып, матур итеп бүләк җыялар. Сокланып карап торам, – ди Розалия апа. – Яшьләр матур итеп саф татарча җырлар белән урамнан узалар. Бик рәхмәт.
– Без ел саен алдан хәбәр итеп куябыз, аннары Сабан туена бүләкләр җыярга чыгабыз, – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Лилия Талипова. – Борынгы йолаларыбыз онытылмасын дип тырышабыз. Бәйрәмнәргә бергәләп әзерлек күргәндә генә кызык та, күңелле дә була. Борынгыча итеп бизәлгән ат, сөлгеләр җыяр өчен озын колгалар, йомырка салыр өчен бизәлгән чиләкләр белән йөрибез. Шулай ук әлеге күңелле чараның аерылгысыз өлеше – ул гармун яки баянчы булуы. Урамнарны җырлап әйләнәбез. Кайбер җыр- биюгә оста хуҗалар да безгә кушыла. Менә шулай күңелле дә, матур да итеп авылны әйләнеп чыгабыз. Һәр урамда булырга, һәр йортка кереп чыгарга тырышабыз.
– Мин Исергәп авылына Татар Кандызыннан килен булып төштем, – ди Алия Шараева. Яулык җыючыларга мул итеп күчтәнәчләрен дә, яулык-сөлгесен дә чыгарды ул. – Безнең Татар Кандызы авылында да шулай күңелле итеп йөриләр. Алдан ук халык күңеленә бәйрәм кәефе бүләк итәләр. Үземнең дә мәктәптә укыган елларымда Сабантуйга бүләк җыюда катнашканым булды. Бала-чага өчен генә түгел, өлкәннәрнең дә күңеле була бу көнне. Чөнки алар белән сөйләшеп, аларның хәлләрен дә белеп китәләр. Милли бәйрәмебез шуның белән күңелле ул – кунакчыл, мул, матур һәм гореф-гадәтләргә бай.
Баяннар уйнатып, күңелле җырлар белән бәйрәм аты Яшьләр урамына юл алды. Сабантуйга бүләк җыю чарасына соңга калган хуҗаларны ашыктырып кечкенә малайлар аттан алда йөгереп киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев