Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Исергәп яшьләрен спорт берләштерә

Исергәп урта мәктәбендә Кыш бабай призына волейбол ярышлары оештырылды. Уеннарда төрле уку йортларында укучы студентлар, авыл яшьләре һәм мәктәп укучылары командалары катнашты.

Авыл мәктәпләре, шул исәптән, Исергәп мәктәбе дә балалар бакчасы, авыл яшьләре, ата-аналар, өлкәннәр белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яши. Шушы көннәрдә үткән волейбол ярышлары моның ачык мисалы.

–Волейбол уеннары укучы яшьләрнең ял һәм каникул вакытларын файдалы итеп оештыруга юнәлдерелде. Чөнки мәктәп- ул һәрвакытта да авылның мәдәни һәм мәгърифәт учагы булып тора, – дип сөйләде мәктәп директоры Рим Гафиятуллин. – Нинди генә спрот чарасына чакырсак та, яшьләр, укучыларыбыз фикерне хуплап күтәреп алалар. Бүгенге нәтиҗәле уен өчен дә катнашучыларга рәхмәт җиткерәм.

–Үзебез белем алган мәктәпкә һәрвакыт киләсе килеп тора. Мәктәп стеналары, укытучылар сагындыра, – дип сөйләде Элемтә һәм коммуникацияләр программисты һөнәрен үзләштерүче Казан көллияте студенты Адель Галеев. – Волейбол уеннарына бик теләп килдем. Рәхәтләнеп сөйләшергә, аралашырга да менә дигән мөмкинлек булды. Оештырган укытучыларга, гомумән, мәктәп коллективына зур рәхмәт. 

-Мин мәктәпне 2018 нче елда тәмамладым. Волейбол ярышларын оештыручыларга рәхмәт, - дип сөйләде Азамат Шәйдуллин. - Уеннар оешкан төстә булды. Мәктәп укучылары тырышып уйнады. Мондый чараларда катнашырга без әзер, теләп киләбез.

Уеннар дуслык белән тәмамланды һәм катнашкан командаларга Кыш бабай бүләкләре таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев