Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Язгы кычыткан белән аш пешереп өлгерегез

Язга чыгу белән яшеллеккә тартыла башлыйбыз.

Кар эрү белән дә үз йорты белән яшәүчеләр яшел суган, сарымсак ише тәмләткечләрдән авыз итә башлый. Нәкъ менә яз көне кычыткан ашы пешереп ашау да бик файдалы икәнен күпләр яхшы белә.

Кычыткан ашы пешерүнең төрле ысуллары бар. Быел мин аны тавык шулпасында пешердем. Шулпага алдан ук вак итеп шакмаклап тураган кишер, бәрәңге салдым. Алар йомшарганчы бакчага чыгып кузгалак, рәвәҗ( ревень), бераз гына тузганак яфрагы җыйдым. Түтәлдән яшел суган, сарымсак, петрушка кебек тәмләткечләр дә җыйдым. Кычытканны кайнар су белән пешеклисе, чайкап аласы һәм уртача итеп турарга кирәк. Тураган кычыткан һәм яшелчәләрне бераз он салып, бер- ике йомырка белән болгатырга һәм кайнап торган шулпага салырга. Кайнап чыккач, 2-3 минут талгын утта пешерергә. Әзер шулпаны аш тәлинкәләренә бүләргә һәм алдан пешереп куйган йомыркаларны әрчеп, икегә бүлеп шулпага салырга, бераз кызыл һәм кара борыч сибәргә.

Кычыткан ашы әзер, ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев