Яңа Чүте авылы ветеранын котладылар
Салих авыл җирлегенә караган Яна Чуте авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Саимә Ханованы 90 яше белән котладылар.
Саимә Шәймөкәрам кызы юбилеен үзенең якыннары кочагында каршы алды. Ветеранны Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин да тәбрик итте.
– Озын гомерле әби-бабайлар – авылларның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү – болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның башыннан үткән сынаулар. Юбилее уңаеннан Саимә апага да бәрәкәтле һәм мул тормыш телибез. Шулай күп еллар балаларына кирәк булып яшәсен дибез.
Саимә апага да үзенең яшьтәшләре кебек үк Бөек ватан сугышының авырлыкларын күрергә туры килгән. Илебез халкы әле сугыштан соң да тиз генә тернәкләнеп китә алмаган. Шунлыктан, әлеге буынның хатын-кызлары иң авыр эшләрне дә үз җилкәсе аша уздырганнар.
– Мин бөтен эшне дә эшләдем. Без эштән куркып тормадык, – ди Саимә апа үзе дә. – Бу кадәр яшькә җитәрмен диеп уйламадым да. Яшьрәк вакытта сиксән тирәсенә кадәр яшәсәк ярар иде диеп тели идем. Чөнки гомер буе эшләгәннең пенсиясен дә алып карыйсы килә бит. Инде балалар, оныклар сөяр чак була. Шөкер, аларны да күрергә насыйп булды. Балаларның бәхетләре, гомерләре булсын диеп телим. Минем үземә уку эләкмәде. Мин бит әни белән генә калдым. Әти сугышка китте, кайтмады. Җиденче класска да бер генә көн барып кала алдым. Әнигә ярдәм булсынга, эшкә чыктым. Әби-бабайлар да иртә үлделәр. Кемнән ярдәм көтәсең? Безнең чор кешеләренең барысының да язмышы бер төрлерәк инде. Бик теләгәннәре дә укый алмады.
Бүгенге көндә Саимә апа кызлары һәм уллары өчен кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле, яраткан, сөекле карт әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев