Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Эссе һава торышы уңышны киметә

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров катнашындагы махсус комиссия, хуҗалыкларда булып, кырларның торышын бәяләде. Хуҗалыкларның хәле уртача булуы ачыкланды һәм аларга булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу бурычы куелды.

Махсус комиссия, һәр кырда диярлек тукталып, кырларның торышын тикшерде. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре әйтүенчә, быелгы соңгы кыраулар булачак уңышка зур зыян салган. Өстәвенә, соңгы көннәрдә һава торышы да эссе һәм коры.

– Республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелде, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров. – Бүген, басуларны әйләнеп, тикшереп чыгабыз һәм чәчүлекләрне карыйбыз. Хәзерге вакытта һава температурасы – +37 градус. Коры, аномаль эсселек. Басуларның әзерлеген тикшерәбез, салкыннар вакытында зыян күргән уҗым басуларын карыйбыз. Кыраулардан зыян килгән басуларга кайбер хуҗалыклар кире дә чәчте, әлеге коры һава торышы да чәчүлекләргә начар тәэсир итә. Без терлекләргә запас азык әзерләү буенча да борчылабыз, узган елгы запаслар да бар. Яңгырлар кирәк. Уңыш, әлбәттә, узган елдагыга караганда азрак булачак. Ләкин булганны да югалтуларсыз җыеп алырга тырышырга кирәк.

Май ахырында булган кыраулар да район кырларына зур зыян китергән. Кайбер хуҗалыклар тулысынча туңган мәйданнарга кабаттан чәчәргә, утыртырга мәҗбүр булган. Арпа, көзге бодай, рапс һәм берьеллык үләннәр аеруча нык зыян күргән.

– Районның 8160 гектарда чәчүлек мәйданнары кыраулар аркасында зыян күргән иде. Хуҗалыклар 2162 гектарга кабат чәчтеләр, – дип хәбәр итте безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов. – Калган чәчү мәйданнары “күтәрелеп китте”. Уңыш, узган ел белән чагыштырганда, билгеле, түбәнрәк булачак. Һава торышы эссе. Коры җил.

Районның барлык хуҗалыклары җитәрлек күләмдә терлек азыгы запасы әзерләп калырга тырыша. Быелгы авыр чордан узган елгы запаслар коткарачак.

– Терлек азыгы әзерләү эше тулы куәткә бара. Безнең районда хәл канәгатьләнерлек дип бәяләнә, – дип сөйләде Альберт Талипов. – Узган елгы запасларыбыз бар. Күптән түгел яңгыр яуды. Шуннан соң күпьеллык суданка үләне һәм кукуруз күтәрелә. Бер баш терлеккә елына 35 центнер азык кирәк, шуның 12 центнеры әзерләнгән инде.

– Быел кырлардагы хәлне уртача, канәгатьләнерлек дип бәялим, – ди район башлыгының авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Зөфәр Җәләев. – Төп мәсьәлә – терлек азыгы әзерләү. Узган елгы ашлык запаслары бар, безгә печән, силос әзерләргә кирәк. Вакыт җитәрлек, димәк, азык әзерләү мөмкинлеге дә бар. Шулай да, яңгыр кирәк.

Комиссия хуҗалыкларның хәле уртача булуын ачыклады һәм булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу бурычын куйды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев