Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының гүзәл ханымнары һәм туташлары чигү серләрен өйрәнде

Бүген Баулының Туган якны өйрәнү музеенда “Кич утырып чигү чигәм” дип исемләнгән мастер-класс оештырылды. Чигү буенча кул эшләре чарасына Баулының «Ак калфак» татар хатын-кызлары җирле оешмасы ханымнары, 4нче санлы гимназиянең өлкән сыйныфында укучы кызлар килде. Музейның фәнни хезмәткәре Кадрия Гыймазова борынгы чигү, чигү алымнары хакында сөйләде. Чара барышында катнашучылар кулъяулык чиктеләр.

Элмәләп чигү (тамбур), нәгыш-шома итеп чигү, укалап чигү, көндәлек әйберләр – сөлге, кулъяулык, япмалар, намазлык, букчалар, алъяпкыч, түбәтәй, калфаклар, чаршау, кашага, мендәр-ястык тышлары, киемнәр, намазлык, туйга аяк чолгаулары һәм шундый башка бик күп әйберләр, чигү үрнәкләре хакында бүген туган якны өйрәнү музеенда узган чигү буенча мастер-класс барышында сөйләделәр. Музейда саклана торган 1800 елда чигелгән кашага (элеккеге авыл өйләрендә мич өстенә яки матча янына эленә торган чигүле тукыма) тарихы аеруча кызыклы булды.


– Бүгенге чара халкыбызның мирасын саклау, милләтебезнең асыл бизәкләрен күрсәтү, чигүле милли киемнәрне, кул эшләнмәләрен күрсәтү, осталык күнекмәләрен булдыру һәм белгәннәрне искә төшерү максаты белән үткәрелә, – дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре, чараны алып баручы Кадрия Гыймазова. – Әлеге чарада чигү остасы Сәгъдүнә апа Сәхибуллинаны да чакырдык. Ул безнең районның картасын чигүдә зур ярдәм күрсәткән кул остасы.

 


– Мин кечкенә чакта ук әнидән карап чигү чигәргә өйрәндем, – дип сөйләде Сәгъдүнә Сәхибуллина. – Аннары әкренләп кенә бүлмәләргә элмәләр чигә башладым, аннары сөлгеләр чиккәли башладым. Соңгы вакытларда чигү эшләреннән ерагайдык. Узган елны музейдан шалтыратып, безнең районның картасын чигәргә кирәклеген әйттеләр. Бу бик зур җаваплылык. Бераз куркып та калдым. Шулай да бергәләп башкарып чыктык. Республика картасының чигүле җыелмасында безнең район картасы да урын алды. 

 


– Сигезенче-унынчы класс кызлары белән әлеге чарага килдек. Чигү тарихы, бизәкләр үрнәге турында сөйләделәр, – ди гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәмия Гыйләҗева. – Укучы кызлар бик кызыксынып тыңлады. Чигә белү – зур осталык, киләчәктә тормышта аларга кирәк булыр дип уйлыйм.


– Безгә чигү тарихы, үрнәкләре турында яхшы итеп сөйләп аңлаттылар, – ди унынчы сыйныф укучысы Ризидә Мостафина.– Чигүле алъяпкычлар, киемнәр бик матур. Бүген үзем дә кульяулык чигеп карыйм.


Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев