Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулының Эчке эшләр бүлеге ветераны “Баулы- информ” акциясенә кушылды

“Баулы-информ” редакциясендә “Район газетасы – һәр гаиләгә!” дип исемләнгән акция дәвам итә. Бүген әлеге акциягә Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча ветераны, эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы рәисе Хәмит Зәйнагытдинов та кушылды.

Хәмит Зәйнагытдинов акция таләпләре буенча, Кызылъяр авылында гомер итүче өлкән яшьтәге туганнарын – Нәсиха Фәхретдинованы татар телендә чыгучы район газетасы “Хезмәткә дан” га 2024 елның икенче яртыеллыгына яздырды.
 – Мин үзем район газетасын рус телендә алам. Аны 1974 елдан бирле өйгә яздырам. Быел газета алдыруыма төгәл илле ел була, – дип сөйләде Хәмит Зәйнагытдинов. – Газетада барлык мәгълүмат та җитәрлек. Башта кулга газетаны алу белән иң беренче тиз-тиз карап чыгам, аннары әкрен генә укып чыгам. Редакциядә барган акция турында ишеткәч, нәкъ менә Нәсиха апаны яздырам дип уйлап куйдым. Ә үзем почтальон аша язылдым.
“Район газетасы – һәр гаиләгә” акциясенең шартлары гади генә. 2024 елның икенче яртыеллыгына «Слава труду» яки «Хезмәткә дан» басмаларын әти-әниләргә, туганнарга, ветераннарга, күп балалы гаиләләргә, махсус хәрби операция зонасында хезмәт үтүче хәрбиләрнең гаиләләренә бүләк итеп яздырырга мөмкин.
Район газетасына алты айга язылу бәясе 965 сум 28 тиен тәшкил итә. Хәйрия максатларында якыннарыгызны яздыруны теләсә кайсы почта бүлекчәсендә яки Пионерская, 9 (реклама бүлеге) адресы буенча редакциядә рәсмиләштерергә мөмкин. Тулы мәгълүмат алу өчен безнең язылу менеджеры белән элемтәгә керә аласыз: 8 (85569) 5-64-47.

Фото: Булат Минәҗев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев