Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар чираттагы гуманитар ярдәмне әзерләде

Бәрәңге, сарымсак, чәй һәм җылы оекбашлар...Баулы халкы махсус хәрби операция зонасында булганнарга чираттагы ярдәмне әзерләде. Соңгы берничә көндә район авылларында яшәүчеләр бәрәңге уңышыннан да байтак кына өлешен капчыкларга салып махсус җыю урыннарына китерделәр. Әлеге изге эшне Исергәп авылында авыл җирлеге, мәчеткә йөрүче өлкәннәр, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, ветераннар советы, балалар бакчасы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарды.

Бәрәңге уңышы быел яхшы булды. Шуңа күрә бакчасы булганнар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга дүртәр-бишәр капчык салып та озаттылар.
Исергәп авылында яшәүче ветеран укытучы Лениза апа өчен дә бүген дулкынландыргыч көн. Бәрәңге җыялар дигән сүзне ишеткәннән соң, иртән иртүк бәрәңге тутырып әзерләп куйган. Бүгенге көндә аның да кече улы хәрби.
– Балалар барысы да исән-сау кайтсыннар инде. Сөйли алмыйм...елыйм бит мин... кулдан килгәнчә ярдәм итик, балакайларның ризыклары өзелмәсен дип кенә телим, – ди ул күз яшьләрен сөртеп. 
Туксан яше белән баручы Асия апа Бакирова да бәрәңгесен капка төбенә чыгарып куйган. Җыючылар килүен көтеп тора.


– Күп күрдек инде. Бөек Ватан сугышы башланганда без сабый балалар идек. Балачак та булмады кебек, – ди ул. – Бүгенге көндә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Җылы оекбашлар да, чәйләр дә әзерләп куйдым. Исән-сау кайтсыннар, илләрдә тынычлык урнашсын иде инде.
Урам буйлап һәр кеше ишек төбенә бәрәңге чыгарып куйган. Асия апа Вафиева белән Рафига апа Булатова да бәрәңге җыючыларны көтеп алды.


Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм җомга көнне Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев