Баулыда янгын турында хәбәр итүче җайланмалар кую дәвам итә
Баулы районында 2023 елда 53 торакка 131 янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма урнаштырылган. Мондый җайланмалар өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм күп балалы гаиләләрнең йортларында яки социаль яктан куркыныч булган гаиләләр яшәгән йортларда барлыкка килгән.
Янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмаларны йортка яки фатирга Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Миншин социаль эш буенча белгеч Татьяна Зиннәтшина катнашында урнаштырды. Янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма гадәттән тыш хәлнең беренче билгеләре булганда ук кисәтә, төзәтеп булмастай хәлләрне булдырмый калуга ярдәм итә.
– Һәр кеше дә янгыннан зыян күрергә мөмкин, шуңа күрә үз иминлегең турында алдан уйлау мөһим. Бер вариант-янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма урнаштыру. Ул янгын турында тиз арада хәбәр бирә, – ди Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше районара бүлегенең өлкән инспекторы Рөстәм Миншин. – Бу җайланма әле төтен чыга башлау белән үк көчле тавыш сигналы бирә.
Янгын турында хәбәр итүче җайланма баулылы Мәнзүрә Измайлова фатирында да куелды. Ветеран шат, хәзер аның аш һәм зал бүлмәсендә шундый җайланма бар.
– Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм социаль яклау хезмәткәрләренә рәхмәт. Алар олы яшьтәге кешеләр турында һәрвакыт кайгырталар, – ди Мәнзүрә Измайлова.
Шундый ук янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма ветеран Әнвәрия Гафурованың шәхси йортында да пәйда булды.
– Без мондый янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырылуы турында күптән ишеттек, – ди баулылы Әнвәрия Гафурова.– Мин моны бик кирәк дип саныйм. Без бит хәзер инде картлар. Бабайга тиздән 95 яшь. Куйган әйберләр онытыла.
Өлкән инспектор Рөстәм Миншин ветераннарга янгын турында хәбәр итүче җайланманың ничек эшләвен күрсәтте, батарейкаларын алыштырырга кирәклеген аңлатты.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев