Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы хуҗабикәләре кышкы озын ялларны да файдалы үткәрәләр

Яңа ел каникуллары кул җитмәгән кайбер эшләрне төгәлләп куяр өчен менә дигән вакыт. Мәсәлән, көз көненнән саклауга куелган кабаклардан тәмле, файдалы кабак согы, кабак бәлеше, кабак мантые пешереп якыннарыңны сыйларга мөмкин.

Кабактан иң гади ысул белән ясаган сок бик тәмле була. Аның өчен кабак, шикәр комы, аз гына лимон кислотасы кирәк. Сокның үзгә тәме булсын өчен берничә әфлисун салырга да була. Әфлисун урынына алма да яхшы.

Шулай ук кабак белән бергә кишер кушып пешерелгән сок та телеңне йотарлык тәмле була.
 Сок өчен бер зур кабакны чистартып, аз гына су салып пешерәбез, блендер белән изәбез, куе булса, бераз су өстибез.

Шуңа тәменчә шикәр комы һәм чәй калагы белән чамалап кына лимон кислотасы салабыз. Әлеге сок рецепты уңган хуҗабикәләр өчен яңалык түгел, искә төшерү генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев