Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы укучылары Тукай әкиятләре дөньясына сәяхәткә чыкты

Бүген Баулының үзәк балалар китапханәсендә “Габдулла Тукайның әкиятләр дөньясы” дип исемләнгән квест оештырылды. Чара туган тел атналыгы кысаларында үтте. Анда шәһәрнең алтынчы мәктәбеннән алтынчы сыйныф укучылары килде.

Укучылар чараны алып баручы китапханәче Гүзәлия Биктимерова белән Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын искә төшерделәр һәм әдипнең әсәрләре буенча “сәяхәткә” чыктылар. Малайлар һәм кызлар, ике төркемгә бүленеп, төрле тукталышларда, әдип иҗатына нигезләнгән биремнәрне үтәделәр. Шулай итеп, “Су анасы” һәм “Шүрәле” командасы белемнәрен сынадылар. Чараның иң мавыктыргыч, кызыклы өлеше Габдулла Тукайның башланган шигырен дәвам итү булды.

“Без, балалар бакчасыннан алып, Тукайның әкият-шигырьләрен укып өйрәнәбез, – дип сөйләде алтынчы сыйныф укучысы Айсылу Фәхриева. – Бүгенге квест-уен да кызыклы һәм файдалы булды ,дип саныйм. Инде күптән ятлаган шигырьләрне искә төшердек”.

“Укучылар башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен ныгыттылар, – дип сөйләде алтынчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Җамалиева. – Чара нәкъ менә яшь үзенчәлеген исәкпкә алып оештырылган. Укучылар актив катнашты, димәк, аларны әлеге чара белән кызыксындыра алдык”.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев