Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Баулы районы хуҗалыклары кырга ашлама кертә

    Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, 8100 гектарда уҗым культуралары үстерелә. Бүгенге көндә хуҗалыклар басу-кырларга аммиак селитрасы һәм аммоний сульфаты сибәләр.

    Озын һәм ялыктыргыч кыштан соң, ниһаять кырларда трактор гөрелтесе ишетелә. Кардан арынган басуларны, махсус техника белән кереп, минераль ашламалар белән тукландыру эшләре бара.

    – Быел кыш уҗым культуралары өчен уңай булды, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин җирдән бер уч яшел уҗымны йолкып алып. – Менә, карагыз, үсентеләр ак, яңа тамыр чыгара башлаган. Көздән кинәт туңдырып, боз катламы булмавы да уҗымнар өчен яхшы кышлауга нигез булды. Җир өсте җилләп кипкәнче, алда санап кителгән ашламаларны кертү отышлы булачак. Бүгенге көндә бер гектар җиргә бер центнер ашлама туры килә – һәр гектарга тәэсир итүче матдәсе 35 килограммга якын дигән сүз.

    Наил Галиуллин сүзләренчә, һәр басуның үз үзенчәлеге бар, аны авыл хуҗалыгында эшләгән кеше генә аңлый. Нинди агрегат кертергә, нинди технология кулланырга икәне чәчү алдыннан хәл ителә.

    – Чәчү эшләрен башлар өчен,  ел саен җир “җитешкәнен” көтәбез, – ди ул. – Башка еллардан аермалы буларак, быел безнең бурыч – кулдан килгәнчә дымны саклап калу. Дым каплату дип атыйбыз аны. Моның өчен тырма белән керәбез. Дым күбрәк вакытта арпа, солы культураларын чәчәбез. Алар дымны күбрәк сорый. Бодайны инде көннәр бераз җылыткач чәчәбез. Ә әлегә, минераль ашламаларны кертеп калырга ашыгырга кирәк.

    Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: