Баулылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыюны дәвам итә. Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре инициативасы белән, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Без бергә” дип исемләнгән хәйрия акциясе оештырганнар.
Мортаза авылы халкы фронттагы ир-егетләребезгә туган як күчтәнәчләрен җыярга берләшкән. Сугышчылар язмышына битараф булмаган кешеләр бакчаларында үстергән бай уңышларыннан өлеш чыгарганнар. Алгы сызыкка җибәререгә бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, сарымсак, ташкабак һәм кабак китергәннәр. Бу өй ризыкларыннан ватан сакчылары тәмле һәм туклыклы ашлар пешерәчәкләр.
Хәрбиләргә тылдан килгән мондый ярдәм – гади кайгыртучанлык кына түгел, ә туган якларында аларны җиңү белән тизрәк кайтуларын көтү билгесе дә.
“Якташларының ярдәме хәрбиләребезгә көч-куәт өстәсен, сугышчан рухын күтәрсен! Мортаза авылында яшәүче һәркемгә олы йөрәкле, ярдәмчел һәм битараф калмавы өчен эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез. Без бергә булганда – зур көч!” – дип билгеләп үтә оештыручылар.
Фото: Илзия Латыйпова шәхси архивы
Нет комментариев