Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында урып-җыю ничек бара?

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, явым-төшем сәбәпле, быелгы урып-җыю тоткарлык белән бара.

Бүгенге көнгә Баулы районында 6 200 гектарда көзге культуралар җыелган, шул исәптән арыш – 1 925 гектар, бодай – 3 253, солы – 200, арпа – 627 гектар мәйданнарда. 11 844 тонна ашлык суктырылган. Бер гектардан якынча 20 центнер уңыш алына.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән туфрак эшкәртү дә башкарыла.
Туфракны төп эшкәртү 5 740 гектар мәйданда тәмамланган, бу барлыгы 15 процент кына тәшкил итә. Хуҗалыклар тарафыннан 16 550 мең тонна печән әзерләнгән, сенаж – 26 967 мең тонна. Бер баш шартлы терлеккә 20,8 центнер запас азык туры килә. Шулай ук берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 6 580 гектарда чаптырылган, бу планлаштырылган мәйданның 92 процентын тәшкил итә.

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев