Баулы кырларында беренче буразна бәйрәме узды
Николашкино авыл җирлегендә районның беренче буразна бәйрәме узды. Бу язгы бәйрәм басуда авыл хуҗалыгы эшләренә старт бирә. Баулы районында авыл хуҗалыгы җирләре территориясе 70 000 гектар тәшкил итә, шуларның 52 гектарыннан артыгын сөрүлек җирләре били.
Бәйрәм хөрмәтенә Николашкино авылы өлкәннәре, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, механизаторлар һәм авыл халкы җыелган иде. Язгы кыр эшләре башлану белән халыкны район башлыгы Ильяс Гозәеров котлады. Ул барысына да сәламәтлек, уңай һава торышы һәм яхшы уңыш теләде, барысын да язгы кыр эшләрен вакытында тәмамларга өндәде.
Иерей Владислав Паняев һәм районның имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов үз теләкләрен белдерделәр. Чөнки беренче буразна бәйрәме борынгы йола.
Аннары борынгы җырлар белән быел беренче бодай бөртекләрен сукага җигелгән атлар ясаган беренче буразналарга чәчтеләр. Борынгы йола буенча, киләчәк уңыш яхшы булсын өчен тавык йомыркалары да чәчелде. Беренче рәттә чәчүчеләр арасында 40 еллык стажлы агроном Әлфир Миңнебаев та бар иде.
– Минем бөтен гомерем шушы кырларда үтте, – ди авыл хуҗалыгы ветераны. – Әлеге кырларның һәр уч туфрагы минем өчен кадерле. Язгы чәчү вакыты иң җаваплы вакыт. Һава шартлары яхшы килеп, мул уңыш алырга язсын. Язгы эшләрне башлау өчен, җирнең җылынуы да мөһим. Борынгылар җирнең җылымы, түгелме икәнен җиргә утырып карап тикшерә торган булганнар.
– Чәчүлек орлыклар җитәрлек күләмдә, техника йөз процент төзек, запас частьләр җитә, эшче кулларга кытлык юк, – дип мәгълүмат бирде, – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов.
Чәчү бәйрәмен үзешчән артистлар үзләренең матур чыгышлары белән бизәделәр. Бәйрәм азагында басуга тракторлар чыкты. Хәерле сәгатьтә!
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев