Баулы гимназиясе укучыларны яңарып каршы алды
Бүген Баулы районында 340 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде. Шуларның тугызы 4нче санлы гимназиядә укыячак. Капиталь төзекләндерүдән соң яңа сулыш алган белем учагында безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.
Быел гимназия дәүләт программасы аша капиталь төзекләндерү үтеп, тулысынча яңарып укучыларга үз ишекләрен ачты. Бәйрәм тантанасы мәктәпнең ишегалдында үтте.
– Гимназиядә 117 бала укый. Унбер сыйныф та бар, – дип сөйләде гимназия директоры Эльвира Әхмәтҗанова. – Гимназиядә хореография классы, тавыш яздыру бүлмәсе, шахмат уйнау зонасы да барлыкка килде. Уку өчен барлык шартлар бар. Класс бүлмәләрендә заманча җиһазлар куелды, дәреслекләр һәм кадрлар җитәрлек.
Бәйрәм белән котлаулар, укучыларга изге теләкләр җиткерү күп булды. Укытучыларны һәм укучыларны район башлыгы да тәбрикләде.
– Барыгызны да белем бәйрәме белән котлыйм. Бигрәк тә беренче сыйныф укучыларына котлаулар җиткерәм. Тырышып укыгыз, сезне зур уңышлар, ачышлар, яңалыклар, кызыклы мәктәп тормышы көтә, – дип бәйрәмдә катнашучыларны тәбрик итте район башлыгы Ильяс Гозәеров. – Унберенче сыйныф укучылары өчен дә гаять җаваплы чор җитә. Барыгыз да күрәсез, мәктәп бинасында быел республика бюджеты хисабына масштаблы ремонт эшләре үткәрелде, ул уңайлы һәм заманча булып үз ишекләрен ачты. Мәктәп тулысынча яңартылды, уку кабинетлары яңартылды, җирле бюджет хисабына сыйныфлар өчен уңайлы һәм заманча җиһазлар сатып алынды. Боларның барысы да укучыларның белем алуына уңай йогынты ясар дип ышанам.
Баулы гимназиясе бәйрәмен халык җырчысы Вил Усманов та үз чыгышы белән бизәде, котлау сүзләрен җиткерде.
– Хөрмәтле укытучылар, укучылар, ата-аналар бүген зур бәйрәм, матур бәйрәм, – дип сәламләде ТР халык артисты Вил Усманов. – Минем үземә ике ел мәктәптә эшләү насыйп булды, шуңа күрә мәктәп тормышы миңа яхшы таныш. Барыгызга да уңышлар телим.
Наил Касыймов сүзләренә язылган “Халкым” җырын башкарды.
– Татар булуыгыз белән горурланыгыз, данлыклы Баулы шәһәрендә тууыгыз белән горурланыгыз, Татарстаныбыз белән горурланыгыз – дип тәмамлады ул үзенең сүзләрен.
Аннары сүз беренче һәм унберенче сыйныф укучыларына бирелде. Алар үз чыгышлары белән яңа уку елына әзер булуларын белдерделәр.
Беренче кыңгырау яңгырады. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән үз классларына юл алдылар.
Төзекләндерүдән соң яңарган мәктәпне укучылар да, ата-аналар да сокланып карадылар. Гимназиягә быел унынчы сыйныфка авыл мәктәпләреннән дә укучылар килгән.
– Мин тугызынчы сыйныфка кадәр Татар Томбарлысы мәктәбендә белем алдым, унынчы сыйныфка гимназиягә килдем, – дип сөйләде Алисә Әхмәтова. – Монда бик ошады, ремонттан соң бик матур. Бүген бәйрәм белән котларга әнием һәм әбиемнәр дә килде. Аларга да бик ошады. Алар мәктәпне карап та чыктылар.
– Мәктәпкә әзерләү төркеменә бер генә тапкыр килдем мин, – ди быел беренче сыйныфка килгән Дарина Фасхиева. – Укытучыбыз Гөлнур Сиреневна бик яхшы укытучы. Мәктәп бик ошый.
Май аенда уку елы азагында 117 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев