Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы гаиләләре тапкырлык һәм зирәклектә ярышты

Бүген Баулының “Кыңгырау” балалар бакчасында районара бәйге оештырылды. Анда, балалар, әти, әни яки әби-бабай катнашында, җиде гаилә командасы катнашты.

Балалар бакчасында оештырылган “Тапкырлар һәм зирәкләр” дип исемләнгән гаилә бәйгесе Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Россиядә Укытучылар һәм остазлар елына багышланды.

Чара үткәреләчәк бинада төрле халыкларның көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырган зур күргәзмә дә ясап куелган иде. Әлеге күргәзмә һәр килгән кунакның күңелендә соклану һәм горурлану хисе уятты. Чараны Гүзәл Әхмәтҗанова белән Диләрә Галиуллина алып барды.

– 2023 ел дәвамында безнең балалар бакчасында бик күп чаралар планга кертелде. Бүген шуларның берсен уздырабыз. Әлеге чарага һәр команда ныклы әзерлек белән килгән. Балалар да, ата-аналар да зур кызыксыну белән катнашалар, – дип сөйләде “Колокольчик” балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова. – “Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесе кечкенәдән үк балаларны мәдәниятебез һәм традицияләребез белән таныштыру максатыннан әзерләнде. Ата-аналарга алдан ук визит карточкасы әзерләү – гаилә хакында матур һәм оригиналь итеп сөйләү максаты куелды. Һәр биремне гаилә командалары татар телендә генә үти. Кыенлык юк, чөнки балалар да, ата-аналар да туган телебезне камил белә.

– Бүген бик матур чара әзерләнгән. Гаиләләргә зур рәхмәт. Милли гореф-гадәтләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез. Туган телгә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, – дип, катнашучыларны һәм килгән кунакларны сәламләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина.

– Безнең гаилә “Бәләкәч” балалар бакчасы данын яклый. Бәйгегә ныклап әзерләндек, – дип сөйләде Резедә Гарифуллина. – Биредә миллилекне күрсәтүче гаиләләр генә җыелган. Без сигез ел элек гаилә кордык, ике балабыз бар, без һәрвакыт татар телендә аралашабыз. Балаларның да телебезне камил белүләрен телибез.

– Гаилә турындагы кыска гына визит карточкасын без гаиләбезнең иң матур, бәхетле мизгелләрен чагылдырган фотолар белән күрсәтергә тырыштык, – ди гаилә башлыгы Рузил Гарифуллин. – Бәйгедә катнашучы һәр кешегә уңышлар телим. Балалар өчен дә, безнең өчен дә гаять кызыклы чара, матур итеп оештырылган.

– Мин бүген шундый күркәм гаилә бәйрәменә килдем. Үземнең балаларым – Бәдретдиновлар гаиләсе өчен җан атам, – дип, хис-кичерешләре  белән уртаклашты Зәлинә Подавалова. – Үземнең дүрт оныгым бар. Барысы да телебезне беләләр. Әлеге бәйрәмгә әзерләнү дә авырлык тудырмады. Девизлар, чыгыш сүзләрне бергәләп уйладык. Бар гаилә командалары да көчле. Алар барысы да җиңүгә лаек, дип уйлыйм.

Гаиләләр тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Бәйрәмнең иң кызыклы өлеше, әкиятләр буенча киенеп, өч минут эчендә аны сәхнәләштереп күрсәтү биреме булды. Бер-бер артлы әкият геройлары булып киенеп чыккан балалар да, әти-әниләр дә осталыкларын күрсәттеләр.

– Гаиләләрнең күркәмлеген күрдек, милли ашларны күрсәттеләр. Алар тәрбиянең гаиләдән килүен тагын бер тапкыр исбат иттеләр, – дип сөйләде район мәгариф бүлеге методисты, жюри әгъзасы Ольга Сәхипгәрәева. – Бүген балалар да, әтиләр, әниләр, әби һәм бабайлар да туган телдә чыгыш ясадылар. Әти-әниләрнең күбесе яшьләр булуга карамастан, сынатмадылар, дип уйлыйм.

Нәтиҗәдә, һәр гаилә тырыш, шаян, үткер, зирәк дип табылды. Шуның өчен, гаиләләрнең һәрберсенә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев