Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бакча күрке – чәчәк

Яз һәм җәй айларында бакча яратучы хатын-кызларның күбесе чәчәк утырту, аларны тәрбияләү һәм үстерү, орлыкларын алып калу кебек күңелле мәшәкатьләргә чума. Соңгы елларда күпләр петуния чәчәкләренең бик күп төрләрен үстерә башлады.

Без килгәндә дә Римма ханым бакчада чәчәкләре арасында иде. Савытлардагы чәчәкләрне дә, туфракта түтәлгә утыртканнарын да карап һәм тәрбияләп торсаң гына, сокланырлык нәтиҗгә ирешеп була.
–Чәчәкләр үстерү – безнең канга сеңгәндер инде ул. Чәчәкләрсез ишегалды, бакча булмыйдыр, – ди Римма Нәгыймова. – Без үскәндә әнием дә, әти дә бакча җанлы кешеләр булды. Безгә дә шул сыйфатларны биргәннәр. Элегрәк без кечкенә вакытта да гел гөлләр үстерә идек. Бүгенге кебек савытлар да юк иде әле ул вакытта. Без буяудан калган савытларны чистартып, тышын бизәп, шуңа чәчәкләр утырта идек. Кыш көннәрендә бик күп төрле гөлләр тәрәзә төбен бизи иде. Яран гөле, роза гөле, үрмә гөлләр, тамчыгөл – саный китсәң, бик күп инде. Өйдә дә гөлләр күп, әмма бакча гөлләрен аеруча яратам.
Быел яз көне Римма Илдус кызы махсус савытлар, чәчәк куя торган дугасыман баскычлар ясаткан һәм бик күп төрле петунияләрне орлыктан үзе үстергән, шулай ук сатып та алган.


–Петунияләрне гыйнвар, февраль айларыннан ук утырта башлыйм, – ди Римма Нәгыймова. – Әлеге чәчәкләрнең орлыклары гаять вак була. Шытып чыгышы да башка чәчәкләргә караганда начаррак. Бер урынга күпләп чыкканнарын хәтта пинцет белән тотып күчереп утыртам. Бер үсеп китсәләр ныгыйлар үзләре. Ә болай бик нәзберек булалар. 


Римма ханымның бакчасында лилия чәчәкләренең дә утызга якын төре үсә. Аларның нинди генә төсе юк! Лилия чәчәкләре дә тәрбиягә мохтаҗ.
–Лилияләрне һәр өч-дүрт ел саен төпләрен казып алырга һәм вак суганчыкларын күчереп алып торырга кирәк, – дип аңлатты бакчачы. – Шулай эшләмәкгән очракта, лилия чәчәкләре вагая яки бөтенләй югала.  Алар иркенлек яраталар. Лилияләрне мин башта базардан сатып ала идем, соңгы елларда интернет кибетләрдән заказ белән кайтарта башладым. Чынлап та, төрле яхшы сортлар килә. 


Римма ханым һәр чәчәк турында озаклап һәм тәфсилләп сөйләргә әзер. Аларның бакчасына гладиолус, георгин чәчәкләренең төрлелеге дә ямь бирә.
–Георгиннарны безнең әти ярата иде. Ул электән үк әллә нинди төрләрен эзләп алып кайтып утырта иде, – дип сөйләде Римма ханым. – Шулай ук роза чәчәкләре яратабыз. Алар миндә бик күп төрле иде. Иде дип сөйлим, чөнки соңгы бер-ике елда роза чәчәкләре үстерә алмыйм, “кулым китте” дип аңлыйм. Бакчада үскән розаларны чәчәк килеш тә, тамыры белән дә кешеләргә өләшә идем. Туй буламы, туган көнме яки берәр башка бәйрәмме – мин роза чәчәкләре алып бара идем. Алар безнең бакчада чынлап та шаулап үсә иде. Менә шулай кешегә биргәнгәме, роза чәчәкләре миндә беттеләр. Киләсе елга аларны яңартырмын дип уйлыйм. Бакча күрке- чәчәк ул. Алар бакчага, тирә- якка ямь бирә, күңелне иркәли, бәхет хисен арттыра.

Фото автора
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев