Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Бәйрәм күрке – солдат әниләре

Матур да, моңсу да бәйрәм. Татар Томбарлысы авылы мәдәният йортында әниләр бәйрәме елатты да, җырлатты да.

Бу көннәрдә әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары колач алды. Татар Томбарлысы авылында узган зур концертта махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләрен хөрмәтләделәр.
– Мәдәният йортында бик күп чаралар үткәрәбез. Бүгенгесе әниләребезгә багышланган. Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең әниләре дә катнаша, – дип сөйләде мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева. – Без шушы бәйрәмне оештырганда бик дулкынландык. Әниләребезне бераз тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, ял иттерәбез.  Матур тойгылар белән бәйрәмнән кайтып китәрләр дип ышанабыз.
Концерт авыл үзешчәннәренең чыгышлары белән үрелеп барды. Солдат әниләре көчле алкышлар белән сәхнә түренә чакырылды. Алар улларының яраткан ризыкларын әзерләп алып килгәннәр иде, рецептлары белән бүлештеләр. Бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
– Кунакка чакырганнары өчен зур рәхмәт клуб хезмәткәрләренә, – дип сөйләде Римма Ганиева. – Бик тә әзерләндек инде. Үзебезчә тырыштык. Гаиләдә өч малай үстердек. Өчесе дә армиядә хезмәт итте. Бүген бәйрәмгә аның яратып ашый торган ризыкларын пешереп алып килдем. Итле вак бәлеш, аның яраткан конфетларын да алдым, каты итеп ясап чәй эчәргә ярата, чәй дә алып килдем. Ул безнең һәр бәйрәм саен торт сатып алырга ярата. Бүген ул ярата торган тортны да алып килдем. 
Махсус хәрби операция зонасыннан әниләргә җибәрелгән котлауларны тыңлау – бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Мәдәният хезмәткәрләре егетләр белән аралашу җаен тапкан. Аларның һәрберсе әниләрен үз тавышлары белән телефон аша котлау яздырып җибәргәннәр. 
Чара барышында авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова да котлау сүзләрен җиткерде. Тәбрикләүләр, үзешчәннәр чыгышы һәр тамашачы күңеленә хуш килде.
 – Концерт бик эчтәлекле, мәгьнәле итеп әзерләнгән, – дип үз хисләре белән уртаклашты Рәйсә апа Миннегулова. Ул үзе дә тамашачыларга җыр бүләк итте. – Бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган егетләрнең әниләрен җыйганнар. Әниләр дә буш кул белән килмәгән. Барысы да үзләренең яраткан ризыкларын пешереп алып килгәннәр. Күрсәтеп, ничек пешергәннәрен сөйләделәр. Авылыбыз үзешчәннәре концертын рәхәтләнеп карап, тыңлап ял иттем. Безнең клубыбыз хәзер бик матур. Быел гына төзекләндерү үтте. Шуңа күрә бирегә рәхәтләнеп киләбез. 
Котлауларны дәртле биюләр, нәфис сүзләр, теләкләр дәвам итте. Барысы да әниләр, аларга дан җырлау хакында булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев