“Абунә бүләк ит” акциясе аша якыннарыңны сөендер
Баулы-информ” редакциясе “Хезмәткә дан” район газетасында “Абунә бүләк ит” акциясен башлап җибәрде. Әлеге акция кысаларында, бишенче ноябрьдән бишенче декабрьгә кадәр 2024 елның ярты еллыгына район газетасына язылып, үзеңә һәм якыннарыңа бүләк ясау мөмкинлеге бар.
“Абунә бүләк ит” акциясе башлануны ишетеп, иң беренчеләрдән булып Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров үзенең якыннарын һәм гаиләсен “Хезмәткә дан” район газетасына яздырды.
– Без кечкенә чакта ук “Хезмәткә дан” газетасы өйгә, әби-бабайлар йортына килә иде. Газетаны без балачактан ук укып үстек дисәм дә була, – дип сөйләде Данияр Бакиров. – Бүгенге көндә дә бик күп хәбәрләрне, мәгълүматны шуннан алырга мөмкин. Райондашым, Мохтар Афзаловның киңәшләрен һәрвакыт исемдә тотам. Әлмәттән Баулыга эшкә кайту белән миңа, район газетасына нәкъ менә ул язылырга кушты. Чөнки анда, әйткәнемчә, кирәкле барлык яңалыклар да яктыртылып бара. Редакция тарафыннан төрле акцияләр уздырылып торуы ошый. Бүген бик теләп, акциядә катнашам һәм әти-әниемне дә район газетасына яздырдым. Башкаларны да шулай эшләргә чакырам.
“Абунә бүләк ит” акциясен Муса Җәлил исемендәге “Умырзая” вокаль ансамбленә йөрүче үзешчән артистлар да күтәреп алды. Җитәкчеләре Фәнүзә Айдагулова белән берлектә дус кына район газетасына язылдылар, үзләренең якыннарын да газеталы иттеләр.
– “Хезмәткә дан”ны үземне белгәннән бирле укыйм мин. Анда район тормышы, – ди ансамбль җитәкчесе Фәнүзә Айдагулова. – Безнең ансамбль турында да еш кына телгә алалар. Чөнки без районда булган һәр бәйрәм чарасында катнашабыз. Газета битләрендә үзебезне күргәч, шундый рәхәт булып китә. Алга таба иҗат итү өчен этәргеч булып тора. Бүген ансамбль кызлары белән газетага язылу өчен махсус килдек. Язылдык. Район газетасы безнең өчен кызыклы.
Исегезгә төшерәбез, “Абунә бүләк ит” акциясе бишенче декабрьгә кадәр дәвам итә.
Реклама 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев