Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Томбарлысында балалар шифалы чәй ясау серләрен өйрәнделәр

Җәйге озын каникуллар чорында балалар өчен төрле чаралар үткәрү дәвам итә. Шундый кызыклы һәм мәгълүматлы кичәләрнең берсе чәй бәйрәмендә булды. Татар Томбарлысы авылы мәдәният йортында «Үлән чәе ясау – бер иҗат» дип исемләнгән мастер-класс узды.

Татар халкы чәйне аеруча ярата. Аны бик күп төрле үләннәр кулланып, шифалы итү – үзе бер сәнгатькә әверелә. Төрле үлән чәйләре әзерләүнең серен чарага килгән балаларга “Хатирә” фольклор төркеме әгъзасы Венера Гыйләҗева күрсәтте. Аның аңлатуынча, мәсәлән, шифалы үлән чәйләре җыелмасында берничә төрле көчле исле үлән булырга тиеш түгел икән. Югыйсә, үләннәр үзара каршылыкка керәчәк. Шуңа күрә, бер төп нык хуш исле үләнне сайларга, ә калганнарын аны тулыландырыр өчен кушарга кирәк икән. Гомумән, шифалы үлән чәйләре ясауның үзенә генә хас нечкәлекләре, кагыйдәләре байтак булып чыкты.  

Әлеге матур һәм кызыклы чараны балалар кызыксынып тыңлады һәм күзәтте. Алар үләннәрнең исләрен иснәп карады, кайсы төр үләннәрне кайсы вакытта җыю вакытларын белделәр.

– Минем өчен бу бик кызыклы булды. Мин дә чәй эчәргә яратам, – дип үз хисләре белән уртаклашты Рәмилә Койчина. – Мин Венера апа сөйләгәннәрне рәхәтләнеп тыңладым. Үләннәр турында әбием дә күп сөйли. Ул да шифалы үләннәр җыярга ярата. Аеруча, кыш көне мунчадан мәтрүшкәле чәйне баллап эчәргә яратабыз.

Чарага килгән балалар да өлкәннәр белән бергә тәмле шифалы чәйләрдән авыз иттеләр.

Фото: Татар Томбарлы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев