Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Авыл мәчетләрендә балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләре эшли

Укучыларның җәйге ялларын файдалы да, кызыклы да итеп үткәрү – өлкәннәрнең бурычы. Шуны истә тотып, мәчетләрдә дә ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләре оештыру дәвам итә. Андый чаралар Кызылъяр һәм Исергәп авылы мәчетләрендә үтә. Чаралар шулай ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга да багышлана.

Мәктәп укучылары җәйге озын каникулларның өченче аена керделәр. “Санаулы көн тиз үтә” дип борынгылар еш кабатласа да, хәзерге заман балаларына әлеге көннәрне файдалы һәм кызыклы үткәрү өчен барлык шартлар да бар. Шундый чараларның берсе район һәм авыл мәчетләрендә дә оештырыла.

– Бүгенге көндә мәчеттә оештырылган ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләренә даими рәвештә 15-16 бала йөри. Кайчан егермедән дә артып китәләр, – дип мәгълүмат бирде Исергәп авылы имамы Камил хәзрәт Шәмсуаров. – Иман йортларына балаларны яшьтән үк җәлеп итәргә кирәк. Монда килеп берничә сәгать кенә булып китсәләр дә, алар кабат киләләр. Тәрбияви вәгазьләрне аз гына тыңласалар да, бу уңай якка. Мәчеткә килгән укучы балаларның ял итү программасы гаять киң бит. Безнең мәхәлләбез балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, авылыбыз китапханәсе хезмәткәрләре, мәчеткә йөрүче абыстайларыбыз, аксакалларыбыз белән берлектә эшли бит. Шунлыктан, балаларга төрлелек күп. Һәр бала үз күңеленә хуш килгән шөгыльне таба.

– Җәйге ял вакытында да китапларны онытырга ярамый, – ди Исергәп авылы китапханәчесе Миләүшә Йосыпова. – Укучылар өчен оештырган кыска гына мәгълүмат сәгатьләре аларга бик ошый. Без аны уен форматында гына оештырабыз. Балалар теләп катнашалар, рәхәтләнеп тыңлыйлар. Кайбер китаплар турында сөйләү, хикәяләрне искә төшерү мәктәп програмасын да тулыландыра. Балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып, ял программасын төзибез.

– Хәрәкәтле, спорт уеннары балаларга аеруча ошый, – ди Исергәп авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәзифә Хәкимова. – Көннәр бик уңай булды. Балалар белән саф һавада уен сәгатьләре оештырабыз. Кулдан килгәнчә, үзебезнең милли уеннарны да балалар күңеленә кертеп калдырырга тырышабыз.  

– Без оештырган ял һәм сәламәтләндерү сәгатьләренә 20-23 бала килә, – дип сөйләде Кызылъяр авылының Җәмигъ мәчете имамы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов. – Атна дәвамында укучы балаларга кызыклы һәм файдалы сәгатьләр оештырабыз.  

Ике авыл мәчетендә дә оештыручылар сүзләренчә, балалар өчен мәгълүмат сәгатьләре, китаплар белән танышу, викториналар, күңелле эстафета, спорт уеннары оештырыла. Алар шулай ук борынгы уеннарда бик теләп катнашалар. Бирегә килгән балалар көн саен кайнар аш белән дә тәэмин ителәләр. Уеннарда катнашкан һәр бала призлар да ала. Ул гына да түгел, кайтып киткән вакытта һәрбер балага тәмле күчтәнәчләр дә тапшырыла.

Фото: авыл мәдәният йортлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев