Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хәнсевәр авылында яшәүче ветеранны юбилее белән котладылар

Хәнсевәр авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Даирә Көмешбай кызы Көмешбаева бүген 90 яшен билгеләп үтте. Юбилее уңаеннан, аны өенә барып тәбрик иттеләр.

Даирә Көмешбай кызы – Бөек Ватан сугышы елларында сабый вакытында колхозда эшләгән буын кешесе. Аның балачагы да, яшьлек еллары да авыр хезмәт белән үрелеп барган. Ветеран бүгенге көндә авылдашлары, күршеләре һәм үзен тәрбия итеп, карап торучы социаль хезмәткәр игътибарын тоеп гомер итә.

– Минем карамакта җиде кеше. Барысын да яратам һәм хөрмәт итәм, – ди социаль хезмәткәр булып эшләүче Зөлфия Хәкимуллина. – Даирә апаны аеруча яратам. Ул сабыр, тыныч холыклы кеше. Булганына һәрвакыт риза булып яши белә. Чөнки сугыш вакытларындагы ачлык елларын да күрергә туры килгән аңа. Даирә апа янына килгәч, аның кушкан эшләрен бетергәч, аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырабыз. Ул бик яхшы сердәш, дус та була белә. Миңа үзенең акыллы киңәшләрен дә бирә. Тормышта сабыр итеп яшәүдә аңа тиң кешеләр аздыр.

– Мин Хәнсевәр авылында туып- үстем. Гомерем буе үземнең туган авылымда яшәдем, – ди Даирә апа. – Дүрт бала идек гаиләдә. Өч кыз, бер малай үстек. 1926 елда туган абыем сугышта үлеп калды. Ачлык заманында үстек. Утауларга йөредек кечкенәдән үк. Төрле эшләр баштан кичте инде.  Ни үкенеч – безгә уку эләкмәде. Мин җиде класс кына укый алдым. Аннары эшләргә кирәк иде. Эшләмәсәң, булмый – ашарга, кияргә кирәк. Сугыштан соң да рәхәт булмады әле. Ил белән халык шәрә, ялангач, ач булды. Хәзер дөньяда яшәве рәхәт. Авыл җирлеге башлыгыбыз Заһидның һәрчак ярдәмен тоеп торабыз. Онытмыйлар. Менә бүген дә алар килгәч, күңелләрем тулып китте. Ил башлыгы да безне онытмый бит, котлау сүзләре җибәргән. Рәхмәт инде.

Ветеранның гомер бәйрәме кунаклары белән бергә чәй табыны артында дәвам итте.

Фото: Хәнсевәр  авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев