Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы театры нефтьчеләр турында пьесаны сәхнәгә куйды

Премьера уңышлы узды.

Туфан Миңнуллинның «Монда тудык, монда үстек» драмасында нефтьчеләр тормышы яктыртыла. Конфликт «кара алтын» чыгарганда табигатькә мөнәсәбәт һәм гомумән нефтьче профессиясенә караш җирлегендә барлыкка килә. Бу яктан әсәр шактый традицион кебек, әмма әлеге конфликт ярдәмендә автор оригиналь характерлар иҗат итә, тормышның актуаль мәсьәләләрен күтәрә, дип яза театр белгече Азат Әхмәдуллин.

Эшче намусын үзендә туплаган зирәк Саттар карт, аның хатыны Рауза, кызы Надия, күндәм, әмма эшче дигән изге исемнең төп мәгънәсен аңлап бетерә алмаган Зариф, үзенчәлекле һәм кешелекле җитәкче Шәүкәт Газизов, бунтарь характерлы Илфат, аның сѳяркәсе Нурания, дүрт мәртәбә иргә чыккан Нәҗибә, НГДУ җитәкчесе Нәдир рольләрен Баулы татар халык театры артистлары оста башкардылар. Әлбәттә, монда театр режиссёры Миргалиян Фәхриевнең ѳлеше зур.

Кайбер рольләр гади генә күренсә дә, чынбарлыкта алар бик катлаулы. Мәсәлән, мораль-этик яктан караганда Нәҗибә образы аерым игътибарга лаек. Биредә һәр кешегә шәхес итеп карау, аны хөрмәт итәргә, аны аңларга чакыру идеясе үткәрелә. Гомумән алганда, ирдән-иргә йөрү хатын-кызны бизәми, әлбәттә. Ләкин автор әлеге тулаем кире кагылырга тиешле ямьсез факт артында кеше язмышы ятканын күрсәтергә алынуын, героиня язмышының фаҗигале асылын ача. Нәҗибәнең ирләр алыштыру җенси азгынлыктан түгел, ә саф мәхәббәт эзләүдән икән. «Гомерем буйларына подручкам йөргән ир белән хатынга кызыгып яшәдем», - ди ул Зарифка. Хатын-кызны бизи торган сыйфатлардан ул бүген дә мәхрүм түгел. Яраткан кешесенә файда китерергә әзер тору, фидакарьлек, тугрылыклы юлдаш булу, хезмәте белән сөйгәненең яшәешен бизәргә омтылу бу хатынга карата хөрмәт уята. Шундый каршылыклы характерны сурәтләгәндә автор бүгенге гаиләләрдә очрый торган аерым кимчелекләргә дә дикъкать итә. «Алтын кебек бер ирләрен яманлап сөйлиләр, - ди Нәҗибә ачынып. - Миңа дүрт зимагур туры килде, урамга чыгып кычкырмадым».

Тамаша тәмам булгач, сәхнәгә чит тѳбәкләрдән килгән кешеләр чыгып, үз соклануларын hәм рәхмәтләрен бердерде. Премьера белән артистларны hәм тамашачыларны район советы аппаратының җитәкчесе Айгѳл Халитова тәбрикләде. Театрның кайбер артистларына мәдәният министрлыгы дипломнары тапшырылды.

Киләсе атнада әлеге спектакль белән Баулы театры Казанга барып республика бәйгесендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бавлы театр