Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Борынгы төрки Яңа ел хөрмәтенә Баулы халкын ботка белән сыйладылар

Бүген, чып-чын матур карлы кышкы көнне, Баулыда Нәүрүз − фарсы һәм төрки халыкларның Яңа елны каршылау бәйрәмен үткәрделәр. Әле кичә генә тездән диярлек кар белән капланган Октябрь мәйданы бүген иртән көзге кебек тап-такыр иде. Төзекләндерү идарәсе эшчеләре аны иртәнге алтыдан ук бәйрәмгә чистартып куйды. Ә бүген бит аларның һөнәри бәйрәмнәре...

Бүген, чып-чын матур карлы кышкы көнне, Баулыда Нәүрүз − фарсы һәм төрки халыкларның Яңа елны каршылау бәйрәмен үткәрделәр.

Әле кичә генә тездән диярлек кар белән капланган Октябрь мәйданы бүген иртән көзге кебек тап-такыр иде. Төзекләндерү идарәсе эшчеләре аны иртәнге алтыдан ук бәйрәмгә чистартып куйды. Ә бүген бит аларның һөнәри бәйрәмнәре - торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган чара алдагы көнне генә узды.

Сәгать унда җыр-биюләре белән бәйрәм башланды. Кызылъяр татар милли-мәдәни үзәге театрлаштырылган тамаша күрсәтте, Баулы мәдәният йорты артистлары матур концерт куйдылар. Һәм, әлбәттә, бәйрәм кунакларын зур кәстрүлдән тәмле ботка белән сыйладылар.

Бәйрәм турында тулырак итеп "Хезмәткә дан" газетасыннан укыгыз. Ә әлегә фотолар карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бавлы Навруз