Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татарстанның Баулы районында «Әбиләр Сабантуе» бәйрәмнәрен үткәрү традициясе ярты гасыр яшәп килә

Кичә Татар Томбарлы авылында инде илленче тапкыр өлкән кешеләр өчен Сабан туе узды.

Әлеге авылда туып-үскән иганәче Азат Сафин ярдәме бәрабәренә быел бәйрәм киң колач белән узды. Авыл халкы алдында Казан җырчылары Иркә һәм Рәсим Фасихов чыгыш ясады.

Әбиләр Сабантуйларын уздыру гореф-гадәте Кәшфи Солтанов башлангычы белән барлыкка килгән икән. Ул өлкән яшьтәге кешеләр өчен Сабан туен үкәрергә тәкъдим иткән. Башта аны ындыр табагында оештырганнар, аннары авыл янындагы бер урынны сайлап алганнар. Халык арасында бу бәйрәмне «Әбиләр Сабантуе» дип атый башлаганнар.

- Бу бәйрәмгә елдан-ел һаман саен күбрәк халык җыела, - дип сөйләде «Хезмәткә дан» газетасына Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Әдибә Шәйдуллина. - Авыл халкы өчен бу бик әһәмиятле вакыйга, аны күпме еллар дәвамында үткәрү татар халкының милли гореф-гадәтләрен сакларга һәм ныгытырга мөмкинлек бирә.

Авылда яшәүчеләр һәм кунаклар аркан тартышу, кадак кагу, гер күтәрү, көянтә белән йөгерү һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар.

Уникаль халык традициясе Башкортстан галимнәрендә кызыксыну уятты, алар Томбарлыдагы быелгы «Әбиләр Сабантуе»нда булып киттеләр.

Тулырак репортажны «Хезмәткә дан» газетасында укыгыз һәм Баулы телевидениесеннән карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бавлы Сабантуй

2
X