Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы мәктәбендә укытучылар тәҗрибә уртаклашты

Татар Кандызы мәктәбендә төбәкара семинар оештырылды. Әлеге чара туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, шулай ук якташ шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов истәлегенә багышланды. Семинарда якын-тирә районнардан 60лап кеше катнашты.

Семинарга килүчеләрне мәктәп бинасы  коридорлары буйлап тезелгән төрле темадагы күргәзмәләр каршы алды. Биредә район мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә учреждениеләренең тормышы чагыла. “Туган телне өйрәнү һәм үстерү – милли мәдәниятны саклау гарантиясе” дип исемләнгән семинар сәгатендә кунакларны Татар Кандызы мәктәбе директоры Илшат Хәлиуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде.

Кереш өлештән соң килгән кунаклар укытучыларның ачык дәресләрендә булдылар.

Семинар барышында мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасы нәниләре дә кунакларга театральләштерелгән өзек тәкъдим иттеләр. Алар халкыбыз телендә йөргән бишек җырларын көйләделәр, шигырьләр сөйләп күрсәттеләр.

Даими рәвештә белемнәрен күтәреп, укып һәм укытып, башкалар белән дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан мөгаллимнәр генә замана белән бергә атлый ала.

– Мондый семинарларны бик кирәк дип саныйм. Бүген без Бәләбәй шәһәреннән килдек, – дип үз фикере белән уртаклашты 35 ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Люзия Фәттахова. – Татарстан белән хезмәттәшлек итеп, тәҗрибә уртаклашып эшләвемә чиксез шатмын. Күптән түгел генә Яңа Чүте авылында шундый семинарга җыелган идек. Семинар, конференцияләр телебезне балаларга өйрәтүдә әһәмиятле, бу безнең уртак эшебез.

– Мин әле яшь укытучы, – дип сүзгә кушылды Финзирә Шакирова. – Башкаларның дәрес үрнәкләрен карау, татар телен төрле алымнар кулланып балаларга өйрәтүне тәҗрибәле укытучылардан өйрәнү шәхсән минем өчен бик файдалы һәм кызыклы.

Ачык дәресләрдән соң килгән кунаклар мастер-класслар – осталык дәресләрен дә карадылар.

Индира Сәйфуллина


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев