Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда яшәүчеләр йорт ишегалдында чәчәкләр үстерә

Баулы шәһәрендәге күпфатирлы йортларның ишегалларында күзләрне сөендереп үсеп утыра торган чәчәклекләр шактый. Бу юлы без Һади Такташ урамындагы 14нче йорт ишегалдында булдык.

Ишегалдын төзекләндерү өчен, матурлык тудыру теләге һәм фантазия дә җитә, – ди йорт өлкәне Марина Чурикова. – Хәлебездән килгәнчә тырышабыз. Безнең йорт янында иртә яздан көзгә кадәр матур чәчәкләр үсә. Шиннан аерым клумбалар ясадык. Кемнең вакыты, мөмкинчелеге бар, шулар ярдәм итә.

Берничә ел элек бу йортка Нәфыйковлар гаиләсе күченеп килгән. Элек подъезд каршында чүп үләннәре үскән булган. Ә бүген исә анда, кешеләрне сөендереп, төрле чәчәкләр үсеп утыра.

– Без, күләгәле урында бернәрсә дә үсмәс, дип уйлаган идек, – ди Марина Чурикова. – Бик тырышсаң, күләгәдә дә чәчәкләр үстереп була икән.

Күпфатирлы йортлар ишегалдында чәчәклекләр ясауга үз бакчаңны булдыру теләге, тик моның өчен мөмкинлекләр булмау сәбәпче була. Нәфыйковлар гаиләсе белән дә шулай булган.

– Без – авыл кешеләре. Сәламәтлегебез элеккечә эшләргә мөмкинлек бирми, – дип сөйләде безгә Миргалим Нәфыйков. – Ә күптән түгел булган авариядән соң машинасыз да калдык. Хәзер кечкенә генә бакчада мәш килергә кала. Әлегә беркая да чыга алмыйбыз. Яз көне подъезд янында тормыш иптәшем белән бергәләп җир казыдык,  чәчәкләр утырттык. Биредә өй янында чәчәкләр болай да күп иде. Хәзер тагын да матуррак. Безнең подъезд янында да чәчәк ата – карарга күңелле.

Марина Чурикова сүзләренә караганда, чәчәкләрне үзләре дә сатып ала, дачадан да алып килә. Алар, нигездә, берсе артыннан берсе чәчәк ата торган күпьеллык үсемлекләр утыртырга тырышалар.

Индира Сәйфуллина фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев