Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып яши

2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без яшәгән Баулы районы үзенең күпмилләтле булуы белән аерылып тора. Төрле халыкларның бер гаиләдәй дус, тату яшәве моның ачык мисалы.

– Мин Баулыда яшим, милләтем буенча башкорт, – ди үзәк китапханәнең әйдәүче китапханәчесе Зөһрә Мингалимова. – Һәр кешегә үзенең милләте кадерле, теле якын булган кебек, мин дә үземнең башкорт телем белән горурланам. Башкортларның әдәбияты, мәдәнияте милләтләр арасында аерым урын алып тора. Башкорт тормышындагы курайны гына алыйк, аның хакында бик озак сөйләп булыр иде.

– Мин милләтем белән чуаш. Баулы районында чуашлар бик күп булмаса да, безнең үзебезнең йөзебез бар, – дип сөйләде Баулының “Гаилә белән уку” китапханәсе җитәкчесе Зоя Дегтярева. – Һәр телне саклап калу өчен, шул телдә аралашу мөһим дип саныйм. Телгә карата мөнәсәбәт, караш – ул гаиләдән башлана. Мәсәлән, без өйдә күбрәк чуаш телендә аралашабыз. Минем балаларым Казан шәһәрендә яшәсәләр дә, телне беләләр. Тик мәктәп программаларында булмавы гына күңелне борчый.

Баулы районында тагын нинди милләт вәкилләре яши, аларның үз телләренә карата мөнәсәбәте, борчыган сораулары хакында тулырак 13 гыйнвар көнне Баулы телевидениесендә 19 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев