Вакыт әкеренәя микәнни?
Гадәттән тыш хәлгә тарып, кешегә үлем куркынычы янаган очракларда вакыт әкеренәюе феномены турында язганнарын укыганым бар. Ул чынлап та шулай була микән, шулай тоела гынамыдыр – белмим, әмма үзем шундый күренеш белән очрашуымны гомерем буе хәтеремдә саклыйм.
Мәктәп елларында җәйге каникуллар чоры җитсә, без – малайлар берәр шофер абый янына йөк төяүче булып урнашырга хыяллана идек. Эшен эшләп, азмы-күпме акчасын да аласың, иң кадерлесе - көне буе машинада утырып йөрисең. Шулай бер елны мин авылның иң алдынгы шоферларыннан берсе – Нургалиев Нурулла абыйга силос төяүче булып урнаштым. Бик җитез, очып кына йөрер иде машинасы белән мәрхүм –шуннан чыгып булгандыр инде– кушаматы да “Песнәк” иде аның. Кырдан силос базына, силос базыннан кырга - “очабыз гына”! Максатыбыз иң күп рейс ясап, силосны башкалардан күбрәк ташу. Рейс саны бер хәл, арбага яхшы һәм биек, ләкин ишелмәслек итеп төяргә дә кирәк әле. Тик гөнаһ шомлыгы – машинабызның арбасы бәләкәй – самосвал гына иде. Шулай да оста өя идем мин силосны, борт өстенә бер метрдан артык биегәйтеп, квадратлап, дыңгычлап, Нурулла абый: “Булды, зәмичәтелне!”, -дип кычкырганчы менгезә идем. Ул йөкне ишми-нитми алып кайтыр өчен шоферга да зур осталык, тәҗрибә кирәккәндер. Ул көнне “песнәк” абыем бераз гына ашыга төшкәндер инде күрәсең. Кандыздан Салихка таба чыгып китә торган юлында бер тирән чокыр бар. Исеме дә шулай “Тирән чокыр” дип атала. Машина юлы ул чокырның текәлеген бераз киметү өчен диоганаль буенча салынган. Чокырны кичкәндә машина бераз сул якка авышып төшә дә, чокырның уртасын узуга кинәт уң якка кыйшая. Чамалап төшмәсәң, йөгең башта сулга, аннан уңга селтәнә дә, машинаң “ә” дигәнче әйләнеп капланырга да мөмкин. Шулай булды да. Мин машинаның ничек ауганын сизми дә калдым. Әле генә бара идек, инде карыйм – машина кырын ята. Шул мизгелдә ниләр булганы әле дә хәтеремдә әкеренәйтелгән кинодагы сыман күз алдына килә. Машина кырын ята. Мин аскы якта, Нурулла абый иң өстә. Ә арабызда дүрт-биш яшьләр чамасындагы кечкенә генә кызы. Карыйм – бу кыз өстән аска таба очып төшеп килә. Ә аста ялтырап ишекнең тоткасы тырпаеп тора. Бу бала башы белән нәкъ шул тимер тоткага таба оча. Бер секундтан тотка моның башын ярачак инде. Каян башым эшләп өлергәндер - тез белән тотканы капларга кирәк дигән уй ялтырап үтүе булды, мин аягымны сузып өлгерүем булды. Теге кыз башы белән минем тез өстенә килеп төште. Карыйм – еларга маташа. Тегене тынычландыру өчен елмаеп куйдым. Ул да, бәла түгел икән әле диптер инде, көлемсерәп куйды, еламады. Нурулла абый боларның берсен дә күрмәде дә, белмәде дә. Ул өстәге ишек тәрәзәсен төшереп, барыбыз да шуннан чыктык. Машинаны тартып торгыздылар. Мин төягән “зәмичәтелни” йөк кенә әрәм булды.
Гомерем буе шуның серен беләсем килә – бу очракта вакыт әкеренәйде микәнни? Ничек итеп мин кызыкайның очып төшүен күреп, ни эшләргә кирәген уйлап, дөрес карарга килеп, шуны үтәп тә өлгерәлдем икән? Гадәти хәлләрдә бу мөмкин түгел бит. Бер мизгелдә булган хәл. Ул кечкенә кызның саклаучы фәрештәсе шулай минем аша ярдәм итте микән? Бу дөньяга ни өчендер кирәккән инде ул бала, тудырачак балалары хакына булса да. Әле дә исән-сау аллага шөкер.
Сәгыйть Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев