Тормыш көтәргә үз тиңең булмагач...
“Әни, эчтәге бала каян чыга соң ул”, – дип сорады куркынган Ләйсәнә, әнисенең күзләренә туры карап. Ә әнисе, хәмердән айнып та җитмәгән күзләрен акайтып, исе китмәгән кыяфәт чыгарып, аты-юлы белән сүгенеп җавап бирде.
Егерме ел үткәч, Ләйсәнә әнисе белән шул сөйләшүне күңеленнән кичереп утыра. Уйлый-уйлый да, уйларының очына чыга алмый. Бер аптырый, бер көрсенә, узган балачагын, яшьлеген кызгана. Хәер, аның яшьлеге булдымы соң?
Ләйсәнәнең балачагы ничек үтсә, шулай үтте инде. Үги ата, авыл җирендә тавык та чүпләп бетерә алмастай эш, бер-бер артлы туган ике сеңлесен карау. Аның өстенә, әнисе урынына еш кына сыер саварга фермага да барырга өлгерде, мәктәптә дә уртача укырга тырышты ул. Менә шул. Үзен-үзе белә башлаганнан бирле, шул эшләр арасында кайнашты. Классташ кызлары кебек киноларга бару, башка шәһәрләрдә экскурсияләрдә йөрү, үзенең күңеленә хуш килгән эш белән мавыгу, өстәмә түгәрәкләргә йөрү, кич белән клубка барулар... берсе дә булмады. Югыйсә, ул да башка яшьтәшләреннән ким түгел иде. Ачык соры чәч толымнарын җыйсаң, бер учка гына сыеп бетәрлек түгел. Зәп-зәңгәр зур күзләр, түгәрәк тулы йөз, елмайган саен бит очлары чокырланып, чибәрлеге белән бик күп егетләрнең күңел кылларын тибрәтерлеге бар. Менә ул тугызынчы сыйныфны тәмамлар да күңеле теләгән уку йортына китәр. Өйдәге мәшәкатьләрдән бераз булса да котылыр кебек иде. Тиздән унбиш яше тулачак, ул көнне дә үзенең иң якын дусларын гына чакырыр. Чөнки кеше күп чакырсаң, үги әтисе бик яратып бетермәс. Тагын аның аркасында әнисе белән тавыш чыгарырга да күп сорамас. Бәлки үткәреп тә тормас әле.
Тиздән имтиханнар җитә. Ләйсәнә аларга тиешенчә әзерләнә дә алмый. Өйдәге эшләрне дә эшләшмичә булмый. Шулай уйлана-уйлана кайтып керсә, өйдә ниндидер кунаклар. Алар арасында мәктәптә озак еллар эшләгән Фәнис Илтизарович та бар иде. Кыз кунаклар белән итагатьле генә исәнләште дә түр як бүлмәгә узды. Ләйсәнә игътибар итте: әнисе аларны аеруча кунакчыл йөз белән сыйлап йөри, бигрәк тә үги әтисе артык бәхетле кебек тоелды. Шулай да ул бик игътибар биреп тормады, өс-башын алыштырды да, өйрәнгән гадәте буенча, маллар карарга абзарга чыгып китте. Әле көтү чыгарга иртәрәк шул. Болындагы үләннәр тизрәк баш калкытса, бер эш – мал карау – кимер иде ичмасам.
Ләйсәнә, абзардан – өйгә, өйдән абзарга берничә тапкыр кереп, җылымса су алып чыкты, шул вакыт килгән кунакларның ара-тирә сүзләрен ишетеп, күңеленә бераз шом керде. Болар кыз кулы сорарга килгән, дигән уй Ләйсәнәнең баш миен өтеп алды. Тик кемне? Өйдә бит әле кияүгә бирерлек кыз юк. Сеңелләре кечкенә, Ләйсәнәнең имтиханнары, укыйсы бар... Шуларны уйлый-уйлый, кыз зур бактан сыерларга чыгарырга дип, җылымса суны чүмечләп чиләккә сала башлады.
– Ләйсәнә, акыллым, кил әле безнең янга табынга, – дип, үзләрен укыткан өлкән яшьтәге укытучы Фәнис Илтизәрович Ләйсәнәне янына чакырып алды. Чираттагы рюмкасын бушатып, тозлы кыярны тирән итеп иснәп, шартлатып тешләде дә, тамагын кырып алды. Дәрес барышындагы кебек үк, катгый, ачык һәм өзек-өзек җөмләләр белән дәвам итте. – Ләйсәнә, үскәнем, син инде зур кыз. Тиздән мәктәптә уку тәмамлана, без күптәннән сине гаиләбез, юк, нәселебез белән яратабыз. Молодец, укуың да яхшы, эшкә дә уңган син. Бөтен эшкә кулың ятып тора. Ләйсәнә, кыскасы шул, тиздән без сине үзебезнең энебез Рамилгә кәләш итеп алырга киләбез. Мин беләм, син минем сүземне тыңларсың, укытучы абыеңа каршы килмәссең ,дип уйлыйм.
– Рр-рамилгә? Ул бит карт, – дип әйтеп салганын сизми дә калды Ләйсәнә.
– Карт түгел. Тормышны күргән, дөнья көтәр өчен җитешеп беткән менә дигән җегет ул, – дип, җор телле укытучы киеренке хәлне тиз генә төзәтеп тә җибәрде. – Ләйсәнә, үскәнем, авыл җирендә торыр өчен, дөнья көтәргә безнең Рамил энебез сиңа шәп ир булырга әзер.
Шуннан ары Ләйсәнә белән башка сөйләшүче дә, аның фикерен тыңлап торучы да булмады. Ул, сарайга йөгереп чыгып, кечкенә сарык бәрәнен кочаклап үкереп елаудан башкача үзен яклый алырлык көч тапмады. Яклый да алмас иде. Чөнки моңа кадәр мәктәптә укудан һәм дәресләрдә җавап бирүдән кала, аның өчен бөтен әйберне дә әнисе, соңгы елларда үги әтисе хәл итеп куялар иде. Менә хәзер дә, каршы торып кара!
Шулай итеп, Ләйсәнә яз җитүгә, үзеннән 24 яшькә олы, әнисенең классташы Рамилнең никахлы хатыны булды.
Август аеның койма яңгырлы иртәсе. Шартлап яшен атылды. Шул мизгелдә Ләйсәнә үзенең эчендә нидер селкенгәнен тойды. Яңгыр туктаганын көтеп, вак-төяк эшләрне караштырды да, әниләре яшәгән туган йортына чыгып йөгерде. Әллә авырга узу шулай була микән, дип уйлады ул.
– Әни эчтәге бала каян чыга соң ул, – дип сорады куркынган Ләйсәнә әнисенең күзләренә туры карап. Ә әнисе хәмердән айнып та җитмәгән күзләрен акайтып, исе китмәгән кыяфәт чыгарып, аты- юлы белән сүгенеп “каян, нәрсә эшләттеләр, вот шуннан чыга” дип җавап бирде.
Ләйсәнә аңлады да, аңламады да. Туган йортының шыксызлыгын, салкынлыгын, моңа кадәр дә булмаган һәм тимәгән ана назының үзенә карата юклыгын кабат тоеп, күңеле тулды.
Классташлары унынчы классны тәмамлаган вакытта Ләйсәнә беренче баласын тапты. Тәүге тапкыр әни булуның сөенеч, шатлыгын тоеп та өлгермәде, икенче кызын алып кайтты. Шулай итеп, яшьтәшләре мәктәп тәмамлап, уку йортлары турында уйлап йөргәндә, ул ике бала әнисе булды. Кайнана йортында да хезмәтче ролен үтәп, байтак еллар үтте. Кечкенәдән кушкан эшне карусыз эшләп куярга күнеккән киленнең уңганлыгын хәйләкәр кайнана да тиз сизеп алды. Балалар бәхетенә булсын дигән сылтау белән, абзардагы бер сыер янына тагын икене өстәде, яз саен күпләп кош-корт сатып алды. Ит-сөт, каймак һәм катыклар, түшкәсе белән каз-үрдәкләр, чиләк-чиләк йомырка, бакчада җитештерелгән җиләк-җимеш барысы да җайлап кына шәһәрдәге балаларына, кайнананың бертуган сеңлесенә озатыла барды.
Бүгенге көн күзлегеннән гомер юлын кичереп утырган Ләйсәнә ире Рамил турында начар дип тә, яхшы дип тә уйлый алмый. Эшне бик батырып эшләргә яратмаган, авыл җирендәге кайбер эшләрнең юньләп рәтен дә белмәгән кеше белән гомере үтеп барганлыгын сизде. Шулай да Ләйсәнә әнисенә аптырый һәм аны беркайчан да аңлый алмады. Ничек итеп ул үзенең йөрәк парәсенең язмышын күпкә өлкән яшьтәге ир-атка тапшырды икән? Ләйсәнәнең бүгенге көндә үзенең дә ике кызы бар. Ул аларны мондый язмышка дучар итмәс иде. Ул шуны төгәл аңлый: кызлары булачак ярларын үзләре һәм үзләренә тиңне сайлаячак!
Ләйсәнәнең үкчәсенә басып диярлек үсеп килгән ике сеңлесенең язмышы да әнисенең җиңел акылы аша хәл ителде. Алар да бәхетле тормыш кичермәде. Уртанчы кыз бала шулай ук үзеннән күпкә өлкән рус кешесенә насыйп булды. Аның да кияүгә китүе очраклы булды. Фермага вакытлыча эшкә килгән монтёр егет шаярып кына кызны хатынлыкка сораган иде. Үз ягына япь-яшь татар кызын алып кайтып китте. Ярый инде, бусы башка тарих, башка язмыш...
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев