Ришвәт бирү – кәнфит ашау түгел
Ришвәт. Бүген бу күренеш йогышлы чир сыман бөтен Россияне каплап килә һәм эпидимия рәвешенә кереп бара бугай инде. Совет заманында да булган диләр андый хәлләр, әмма бүгенгедәй түгел инде. Ришвәтне бирүе кыенракмы, алуымы? Кемгә ничектер инде...
Ришвәтче булып туарга кирәктер ул. Кем ничектер, әмма мин үз гомеремдә кемгәдер ришвәт биргәнемне хәтерләмим. Бирергә маташкан чагым булды. Тик мин – “җебегән”нән килеп чыкмады ул.
Туксанынчы еллар. Бик күпләр кебек мин дә зур хыяллар белән бизнеска кереп киттем. Команьоннарым – туган тиешле егетләр белән уртак предприятие ачып җибәрдек. “Шәфкать” дигән кибет ачтык һәм трикотаж сата башладык. Кредитка йөк ташучы “УАЗ” автомашинасы алып, Ишембай шәһәреннән арзан гына бәягә трикотаж товарлары ташый башладык. Машинаның түбәсенә кадәр дыңгычлап тутырып алып кайтабыз да, бер атна эчендә сатып та бетерәбез. Әҗере- 50 %. Минем уйлавымча, бу бик зур өстәмә бәя иде. Халык сыдырып ала, бездән күпләп алып, хәтта базарда сатучылар да бар. Соңыннан гына белдем, 100-150 %ка арттырып сатсаң да, үтәсе булган икән әлеге дефицит. Тик без аның дифитцит булуын бөтенләй исәпкә алмаганбыз. Шулай сукыр мәче балалары кебек бизнеска кердек. Ярый анысы бөтенләй икенче тарих.
Товарны бик күп ташый торгач, арасында үтмәс товарлар да булуы ачыкланды. Сатылмый калганнары складта күбәйгәннән-күбәя бара. Ихътибар белән карасаң, гел бер үк төрле товар булуы ачыкланды аларның. Егетләр киңәшләштеләр дә, болай булмый, диделәр. Фабрикадан алганда ук бу чүп-чардан котылу чарасын табарга кирәк. Складтан төяп җибәрүче кызларга кәнфит-мазар биреп булса да, яхшы сатыла торган товарны гына төяп кайтырга иде. План бик гади, мәсьәлә чишелмәслек түгел. Товарга чиратлашып йөрибез, икенче көнне үк компаньон егетләремнең берсе “Кәнфит операциясе”н үткәреп тә кайтты. Елгыр егет! Тик, үтмәс товарны бераз кимрәк алып кайтса да, аңардан бөтенләй үк котыла алмаган. Фабрика директоры үзе хәл итсә генә, аңа кереп карагыз, дигәннәр кызлар.
Товарга бару чираты минеке. Директорга керү дә минем өлешемә төшкән көмешем булып чыкты. Аңа инде кәнфит тотып кына кереп булмый. Ун баш умарта да тота идек. Директорга бер чиләк тутырып бал илтергә кирәк, дигән карарга килдек. Мин үземнең бер чиләк бал күтәреп директор кабинетына кереп басуымны күз алдына китердем дә:
-Бармыйм, - дидем. – Нидән сүз башларга да, ничек итеп бирергә дә белмим. Үзегез барыгыз.
Шәп итеп сүктеләр мине, “җебегән” дип мыскыл иттеләр дә, яхшы гына “эшкәрттеләр”.
Төнгә каршы малированный бер чиләккә бал тутырып, юлга чыктым. Иртә таңнан, башкорт вакыты белән эш башланганчы, Ишембайга барып та җиттем. Балны әлегә машинада калдырдым да, киттем эзләп директор кабинетын. Анысын табуы кыен булмады. Ишектән керүләре генә мең җәфа икән, тирләп чыктым. Директоры да бит аның, үч иткәндәй, урынында утыра. Эштә булмаса, туры китерә алмадым, диген дә, кайт та кит иде...
Кердем. Исәнлек- саулык сорашканнан соң, үгезне мөгезенннән эләктереп, төп темага күчтем:
-Менә ярты ел эшлибез инде сезнең белән. Склад тулды үтмәс товар белән, -дим– Берәр ничек безгә, даими клиентлар буларак, үзебез теләгән товарны гына бирүне хәл итеп булмый микән?
Директор үз хәлен сөйләп китте. Шул ук проблема аның складында да имеш. Гел үтәр товарны гына сатып ятсак, тегеләре белән аларның склады тулачак икән.
-Бер үтмәсә, бер үтәр ул. Вакыты җиткәч сатылып бетәр, - ди бу.
Нинди җавап көттем икән соң мин җүләр аңардан? “Бер чиләк бал бирсәң, мәсьәлә хәл ителер”, - дияр дип өметләндем микән? Балы да бит аның машинада калды каһәрең, алып кергән булсам, “Бу нәрсә?”, дип сорар иде ичмасам. Ничек итеп әйтәсең инде аны? Һич башыма килми бер акыллы уй.
- Ярар инде алай булгач, борчуым өчен гафу итегез, - дидем дә, балны машинадан чыгарып та тормыйча, ни бирсәләр, шуны төяп, кайтып киттем.
Тукай әйтер иде бу очракта: “И, сүктеләр, и, сүктеләр, и, сүктеләр үземне!”- дип. Бал чиләген башыма каплардай булды егетләр.
Сәгыйть Әхмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев