Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гыйбрәтле хәлләр

Әби миңа көн саен ясин чыга иде

Бу хәлләргә озак вакытлар үтсә дә, берничек тә күңелемнән сызып ата алмыйм. Хәзер инде беркемгә үпкә дә сакламыйм, шулай да, бәлки, мин сөйләгәннәр кемгәдер гыйбрәт булыр, дип уйлыйм.

Өченче сыйныфта укыган тугыз-ун яшьлек чагым. Дәрес бара. Укытучы өй эшләре язылган дәфтәрләрне тикшерә, ә минем дәфтәрем өйдә онытылып калган.

– Өй эшең кая, – дип сорады теш арасыннан гына, мине болай да өнәп бетермәгән укытучыбыз. Мин дәфтәремнең өйдә калганлыгын әйтеп тә бетерә алмадым, ике як җилкәмнән умырып тотты да, мине мәктәп коридорына этеп чыгарып җибәрде. Нишләргә? Бала күңелем белән берни дә уйларга өлгермәдем. – Бар алып кил!” – дип җикерде дә ишекне шап итеп ябып кереп китте.

Без укыган вакытта мәктәптә гардероб юк, киемнәр барысы да класс бүлмәсендә иде. Елый-елый аяк киемнәремне кереп алдым, ә өс киемемне алырга уйламадым да. Кире кереп алырга укытучыдан курыктым. Урамда кыш. Декабрь азагы икәнен хәтерлим. Ул көнне салкын һәм бик буранлы көн иде. Өстемдә бер кат мәктәп формасы. Мәктәп ишегалдын чыгып, берничә өй арасы юл үткәч, бер хатын-кыз укытучы (кем икәнен төгәл генә хәтерләмим инде) каршыма очрады. Ул мине күрде, югыйсә, ник туктатмады икән? Үзе озын туннан, шәл белән битен-башын ныклап төренгән, атлый-йөгерә мәктәпкә таба китте.

Безнең өй авыл читендә урнашкан. Елый-елый юлдан йөгерәм. Битемә агып төшеп, күз яшьләрем туңа, чәчләремә кар сыланып катты. Зур асфальт юлдан йөгереп, иске медпункт тирәсенә җиттем дә, шуннан кеше күрмәсен дип, кешеләрдән оялып, тау буйлап кына колхоз гаражлары тезелеп киткән яктан турыга йөгерергә уйладым. Кыш уртасында тау битендә кеше эзе дә, чана эзе дә юк. Шулай кар ерып барам, кулларым туңып, бармакларымны сизмәс булдым. Гаражлардан ерак түгел генә сарык фермасының силос базлары да бар иде. Хәтерләмим, ул тирәгә үк ничек барып чыкканмын? Шул силос базларының өстен генә кар себереп каплаган икән. Кинәт кенә караңгылыкка чумдым... Базга ишелеп төшеп киткәнемне беләм. Карлы балчык өстемә ишелеп төште. Бер мизгелгә барысы да юкка чыкты, бәлки, аңымны җуеп алганмындыр. “Әни! Үләм бит мин!” дип уйлап алдым. Ә яшисе килә! Аякларым каты җиргә тими, каядыр кысылып, эленеп калганмын. Болай да өшеп, хәлсезләнгән кулларым белән бозланып каткан кара туфракны тырнакларым белән тырмаша-тырмаша чокырдан чыктым. Өс-башым карарлык түгел иде. Үзебезнең бакча артыннан үрмәләп диярлек барганымны һәм иске өй ишеген ачып кергәнемне, өйдән биткә җылы һава бәрелгәнен хәтерлим. Калганы төш кебек кенә. Әнинең бераз югалып калган тавыш белән: “Үләсең бит, балакаем”, – дип әйткәне колакка ишетелеп калды. Шул ятудан мин ярты ел урын өстендә булдым. Мәрхүм әбекәй белән әнигә зур рәхмәт. Алар мине яңадан кечкенә бала тәрбияләгәндәй карадылар. Шул кайтып ауганнан соң, туңганлыктан бөтен тәнем пешкән кебек булып шешеп чыккан. Хастаханәгә дә алып барганнар, тик инде булырлык түгел, өегездә үлсен балагыз дип, кире борып кайтарып җибәргәннәр. Шуннан соң әби белән әни үзләре бел
гән ысуллар белән мине дәваларга керешкәннәр. Әбекәй минем баш очына утырып, көн саен ясин да чыга торган булган.

Мин туңып кайткан көнне әти, класска кереп, минем портфелемне һәм киемнәремне укытучыдан сорап алган. Әти мәрхүм тыныч кеше иде, шунда бер сүз дә әйтмәгән. Бәлки, башка балаларның да укыйсылары бар, дип уйлагандыр. Ә укытучыбыз киемнәремне әтигә тоттырган да:

– Әллә ялан өс кайтып киткәнме? – дип, бер генә сорау биргән. Шул ук көнне кичке якта укытучы апа үзе дә өйгә килгән, тик мин ул вакытны хәтерләмим, күрәсең, аңымда булмаганмын. Әни сөйләве буенча, ул әнидән тезләнеп гафу сораган, минем белән алай-болай була калса, үзен төрмәгә утыртачакларын әйткән. Килгәндә шул бала хәлендә (имеш, минем хәлдә) калып карыйм әле дип, шәлемне салып, яланбаш килеш җилгә каршы бардым, биш минут та барып булмады, ничек түзде икән ул өшүгә, дип сөйләгән. Берничә көн ятканнан соң, минем өшегән тәнем тулысынча үлекләп, эрен белән капланган. Мин вакыт-вакыт уянган кебек аңыма килеп алам, әйтерсең лә юештә ятам, шулай дүрт айдан артык тәнем агып ятты. Классташларымның безгә килеп, мине күргәч, караватым тирәсенә басып, елашып торганнарын да томан эчендә кебек кенә хәтерлим. Мин терелеп аякка бассам да, битемдә, тәнемдә тирән яра эзләре калыр дип курыкканнар. Шулай да әбием белән әниемнең борынгы ысуллар белән дәвалавы мине аякка бастырды. Алар минем тәнемә кара ипине ниндидер үлән суларында чылатып ябалар иде, күбрәк үләннәрнеңфайдасы тигәндер. Урынҗир, өстемә ябылган япма – барысы да кайнатып, стерильләштереп үтүкләнгән иде. Яз җитеп, аякка бастым, тик хәлем юк иде. Яңа уку елы якынлашты, бөтен классташларым дүртенче сыйныфка барырга әзерләнде, ә мине, уку программасын ярты ел үзләштермәдең дип, тагын өченче класста утыртып калдырдылар. Ярый, авыр булса да, анысы белән дә тора-бара килештем. Мәктәпкә сумкамны күтәреп әтием илтә иде, минем дәресләр беткәч, тагын килеп ала иде. Чөнки тагын ярты уку елы дәвамында миндә сумка күтәреп йөрерлек тә хәлем булмады.

Безне башлангыч класста укыткан укытучының явызлыгы гына, еллар үтсә дә, төшләремә кереп куркып уяна идем. Дөресен генә әйткәндә, мин аңардан курка идем. Юк кына гаепне табып та ачуланулары, җилтерәтеп алулары, хәтта сугып җибәргән чаклары да бар иде. Аның урта бармагындагы зур йөзеген мәңге онытасым юк, шул йөзек белән башны төя иде, җилкә чокырына батырып, авырттыра иде ул. Хәзер уйлап утырам да, ни өчен шулкадәр явыз булды икән ул, ни өчен без – кечкенә балаларны рәнҗетеп, күңеленә рәхәтлек алды икән. Акча булып та, дәфтәр дефицит вакыт булды. Шуңа карамастан, берәр хата булса, дәфтәрне урталайга умырып, кайтарып җибәргән чаклары да еш була иде.

Без гади колхозчы балалары идек шул. Әтиебез гомере буе тракторда басу-кырлардан кайтып кермәде, әни сарык фермасында эшләде. Шулай да, без дә начар яшәмәдек. Бүгенге көндә бу якты дөньяларны күрә алуым, тормышка чыгып, балалар үстерә алуым белән бәхетле мин.

Индира СӘЙФУЛЛИНА, авылдашым сөйләгәннәрдән язып алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

34

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ