Керчь шәһәрендә көллияттә шартлау булган
Шартлау вакытында ун кеше һәлак булган. Хәлләре уртача авырлыкта булган тагын иллеләп кеше хастаханәгә озатылган.
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Хәзер һәлакәт урынында медицина хезмәткәрләре һәм ашыгыч хезмәт белгечләре бригадалары эшли.
Хастаханәгә озатылган кешеләрнең хәле уртача авырлыкта диелгән әлеге хәбәрдә.
Гадәттән тыш хәл сәбәпләре хакында төрле фаразлар карала. Шул исәптән, газ баллоны шарталаган булуы да мөмкин, дип яза ТАСС.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/17/173602/
Фото https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев