Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби хәзинә

Баулылар әдәби утырышка җыелды

Бүген Баулы үзәк китапханәсендә “Илһам” иҗат берләшмәсенең шигърият сөючеләре әдәби утырышка җыелды. Утырыш татар шигърияте дөньясында үз юлын, үз йөзен тапкан шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага багышланды.

Һәр әдәби утырыш аерым бер шагыйрьнең иҗатына багышлана. Бу юлы ул 32 китап авторы Эльмира Шәрифуллина иҗатын колачлады. Чара барышында иҗат сөючеләр шагыйрәнең шигырьләрен укыдылар һәм аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны тыңладылар. Шагыйрә, аның сүзләренә язылган Хәния Фәрхи башкаруындагы “Елмайган иреннәр үпсеннәр” дип исемләнгән җыры аша күпләргә таныш. Әдәби утырышта катнашучылар шагыйрәнең иҗат җимешләренең ни дәрәҗәдә тирән мәгънәле булуын, татар халкының көнкүрешен чагылдыруын ассызыклап үттеләр.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев