Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби хәзинә

Баулылар әдәби марафонда сынатмады

IX нчы дөньякүләм әдәби марафонда Баулы районыннан да ун кеше катнашты. Әдәби марафон проекты татар телендә китап укуга гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән проект. Бүген үзәк китапханәдә марафончыларга дипломнар тапшырылды.

21 көн дәвамында әлеге марафонда катнашучылар көн саен татар әдәбиятын укыйлар һәм «ВКонтакте» челтәрендәге үз битләрендә укылган әсәрләрдән үзләрен кызыксындырган өзекләрне урнаштыралар.

Гомере буе медицина өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Сәлия Мәҗитова һәр әдәби марафонда катнашырга тырыша. Ул кечкенәдән үк китап укырга яраткан.

– Соңгы берничә елда әлеге марафонда катнашу белән мин үзем өчен әдәби яктан бик күп яңалыклар ачтым, – дип фикерләре белән уртаклашты ул. – Нәкъ шундый чаралар аша, татар теленең кирәклеге, байлыгы, халкыбызның бай мираслы булуына тагын бер кабат инандым. Ә барысы да гади генә. Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан китап нәшриятының ВКонтакте челтәрендәге төркеменә керергә һәм марафонның рәсми берләшмәсендә беркетеп урнаштырылган игълан-яңалыкка комментарийларда "+" тамгасы куеп, татар телендә исем-фамилияңне язып катнашырга теләк белдерергә кирәк.

Сәлия Мәҗитова сүзләренчә, безнең район кешеләре башка районнарга караганда, сүлпәнрәк. Аның сүзләрен озак еллар Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы рәисе булып торган Рәзинә Шараева да хуплады.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев