Баулы кызы – Төркиядә хоккей командасы уенчысы
Баулының 3нче санлы спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Камилла Фәйзуллина икенче ел инде Төркиянең хатын-кызлар хоккей командасында уйный. Киләчәккә зур планнары булган перспективалы спортчы кыз кайчандыр зур спорт дөньясына беренче адымнарын ясаган спорт мәктәбендә булды.